Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы шәһәрендә “Иң тату сыйныф” бәйгесенең финал этабы узды

Әлеге бәйгедә Чаллы шәһәреннән ике команда катнашты: “ 77нче гимназия” һәм “М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия” командалары.

Шәһәрнең 1нче балалар һәм яшьләр иҗат сараена Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм район үзәкләреннән 27 команда килгән иде. Ике көн дәвамында профессиональ дәрәҗәдә әзерлекле ата-аналар комитеты командалары бай эчтәлекле заманча визиткаларын, проект эшләрен һәм җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.

Җанга кирәк җылылык

Әлеге бәйгедә безнең Чаллы шәһәреннән ике команда катнашты: “ 77нче гимназия” һәм “М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия” командалары.

Ярышның беренче көнендә ата-аналар командалары визиткалар аша үзләренең эшчәнлекләрен якладылар. 2нче гимназиянең җиденче сыйныф ата-аналар комитеты тәкъдим иткән визитка башка командаларныкыннан заманча проблеманы гаҗәеп оста ачуы белән аерылып торды. Бишенче мәктәбен алыштырган, үзен беркемгә кирәксез дип уйлаган укучыга һәм эшкә чумган, бала тәрбияләүдә киңәшкә мохтаҗ гаиләгә сыйныф ата-аналары ярдәм кулы суза. Гаҗәеп кызыклы ситуациягә корылган тамаша!

Имтиханга әзерләнәбез

Икенче чыгыш - музыкаль номер. Безнең 2нче гимназия командасы Чаллыга багышланган рэп башкарды. Шунысы үзенчәлекле: җырның текстын үзләре язганнар, уен коралларында шушы ата-аналар советы әгъзасы Вәлиев Марат Минсабирович оештырган “Ике яр” төркеме музыкантлары уйный.

Вокалистлар - Гатауллина Рәмзия, Ханова Ләйсән, Шәйдуллина Эльвира, Вәлиева Ләйсән, Шакирова Резеда, Ризатдинов Алмаз иде. Бу кадәр иҗадилык башка командаларда булдымы икән, ай-һай! Ата-аналар командасы өчен җанатар булып килгән гимназия укучыларының залдан җырның кушымтасын җырлавы концертның башлангычына күтәренке рух өстәде.

Бәйгенең икенче көнендә һәр команда үз проектын яклады. Проектларның күбесе музей эшчәнлеге, төбәк тарихы, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган булсалар да, теманы төрлечә ачулары белән үзенчәлекле иде. Ә безнең 2нче гимназия ата-аналар комитеты укучыда рухи кыйммәтләр тәрбияләүне бөек шагыйребез Г.Тукай мирасына нигезләнеп ачты.

Күңелле экскурсия

Күпләр Г.Тукайның “Кисекбаш” поэмасы белән таныштыр. Әдип әлеге әсәрендә үз чорының җитешсезлекләрен, шәхеснең деградацияләнү күренешен оста итеп тасвирлый. Шул ук проблемалар бүгенге көндә үз актуальлеген җуймаганга күрә, проект эшен тәкъдим итү өчен әлеге әсәр нигез итеп алынды.

Кисекбаш - бүгенге көн укучысының кушаматы; ул виртуаль дөньяда яши, куллары телефонга ябышкан, ата-ана сүзен ишетү-аңлаудан баш тарткан, мин-минлеккә чумган, китап укымаучы, олы кешене зурлый белмәүче зат. Аңа ничек ярдәм итәргә?

Әлбәттә, ана авторитет булыр өчен бүгенге ата-анага күзәтүчән, сабыр һәм зирәк акыллы булу кирәк. Иң мөһиме: бала буыннар бәйләнеше чылбырында үзенең тоткан урынын, аңа йөкләнгән вазифаны аңларга, кабул итәргә тиеш. Укучы үз халкының телен, тарихын, әдәбиятын, рухи кыйммәтләрен мәктәптә һәм гаиләдә алган белем-тәрбия аша үзләштерә.

Кыш нигә кирәк?

Әлеге чыгышта Тукайның, гимназия директорының, ата-аналар комитетының максатлары уртак булуын тамашачы аңлагандыр. Чыгышның ахырында сәхнәдән Г.Тукайның “Туган тел” җыры яңгыравы һәм һәр ата-ананың халык уен коралларында уйнавы бары тик безнең команданың гына фишкасы иде.

Ата-аналар чыгышы тәмамлангач, бер тамашачы түзмәде: ”Бу чыгышны профессионаллар әзерләгән!” - диде. Менә бу, чыннан да, безнең гимназия ата-аналар комитетына, балаларның сыйныф җитәкчесе Егорова Раушания Леонидовнага, гимназия директоры Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улына, гомумән, шушы бәйгегә катнашы булган һәркем хезмәтенә бирелгән гадел бәя булды.

“Иң тату сыйныф” бәйгесенең лауреатлары булу – безнең өчен зур куаныч һәм җаваплылык. Шунысы куанычлы: әлеге бәйге укучы-мәктәп-гаилә өчпочмагының бердәмлеген, дуслыгын, уртак максатларын тагын да ныгытты, һәм без Татарстанның төрле районнарыннан килгән мәктәп командаларына үз тәҗрибәбезне күрсәтүдән, алардан күп нәрсәгә өйрәнүдән канәгать калдык.


Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы.

Безнең Илфира апабыз!

Шатлык таратучы бака

"Гөлбакча"да күңелле

“Тылсым” театры тылсымы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев