Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» газетасының тарихын беләсезме?

«Көмеш кыңгырау» газетасының девизы - «Безнең белән үткән балачак күңелегездә мәңге калачак».

«Көмеш кыңгырау» – республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасы. Сигез битле булып атнага бер чыга торган матур, кызыклы басма ул. 



Әз-мәз тарих: 
Аның беренче номеры 1996 елның 3нче гыйнварында дөнья күргән. Аңа кадәр ике ел дәвамында газета «Шәһри Чаллы»ның кушымтасы буларак чыгып килгән. Беренче редакторы – танылган журналист Нәсимә апа Садыйкова. 

2010 елдан 9 ел дәвамында газета белән күренекле әдип Факил абый Сафин җитәкчелек итте. 2019 елдан баш мөхәррир вазыйфаларын Ризидә Гасыймова башкарды. 2023 елдан газетаның баш мөхәррире – Айсылу Сәлимова.

«Көмеш кыңгырау» газетасы «Бәллүр каләм» журналистика бәйгесендә 3 тапкыр (2000, 2002, 2013 елларда), «Многоликая Россия», «Бумеранг», «Кеше һәм табигать», «Доверие и безопасность» кебек бәйгеләрдә күп мәртәбәләр җиңү яулаган газета.

Ә газетаның официаль сайты «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесендә 2019 елда 1нче урын, 2021 елда 3нче урын алды.

Бүген: 

Бүген газета бик күп кызыклы сәхифәләрне үзенә берләштерә. Мәктәп хәбәрләре өчен «Ачык ишек» чыгып килә, дусларыгыз турында сөйлисегез, кызыклы фикерләр белән бүлешәсегез килсә, «Кызыл юлдан» сәхифәсенә хатлар юллый аласыз. 

Шигырьләрегезне «Күңелемдә шигырь туды» сәхифәсенә көтеп калабыз. Сездән килгән әкиятләр, хикәятләр «Беренче адымнар» сәхифәсендә урын ала. Иҗат итәргә яратучылар өчен махсус бәйге игълан иттек. «Дәвам итәбез» дип атала ул. 

«Бу кызык», «Сәяхәтчеләр клубы», «Безнең календарь», «Афәрин!», «Кызларга-малайларга», «Шау-шулы тормыш» һәм башка сәхифәләр сез үзегез өчен күп кенә мавыктыргыч мәгълүматлар табарсыз. 

Безгә языгыз, бәйгеләрдә катнашыгыз, бергә булыйк, актив яшик, дуслар! 

  • Телефон номерларыбыз: (88552) 56-42-43, ватсап номеры +7 927 454-01-17,

 

 

 

  • Алты айга язылу бәясе – 622,08 суминдексыбыз – Татарстанда – П2370, Россиядә – ПА435

 

  • Чаллыдагы балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен альтернатив язылу мөмкинлеге бар.

 

 

Фотода Чаллының 7нче мәктәп укучылары укытучылары Раушания Муликова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Инстаграмымда "Көмеш кыңгырау"газетасы күземә чалынгач, яшь чаклар искә төшеп китте. Сезнең газетагызны мөстәкыйль басма буларак барлыкка килүендә, беләсегез килсә, минем өлешем дә булды. Мин ул чакта "Татарстан яшьләре"ндә эшли идем, юлым төшкән саен Нәсимә Садыйкова янына "Шәһри Чаллы" га кереп йөри идем. Берсендә шулай, шәһәр башлыгы Рәфкать Алтынбаев янына интервью алырга килгән чакта, Нәсимә әйтә: "Безнең газета турында әйт әле аңа. Аерым газета итәргә иде",- ди. Мтн Рәфкать Зәкиевичка бу фикерне җиткердем, балалар өчен шундый газетаның кирәклеген исбатлап та күрсәттем.Ә ул, игътибар бн тыңлады һәм килеште. "Без моны хәл итәрбез әле!" - диде. Һәм ул вәгьдәсендә торды. Озакламый газета мөстәкыйль басма буларак дөньяга чыкты. Бу хакта Нәсимә минем бн интервью да урнаштырган иде. Иҗат эшләрегез уңышлы дәвам итсен, көмешкыңгыраулылар! Сез булдырасыз, шул дәвердән бирле балалар өчен кирәкле һәм файдалы газета булып, чыгасыз, тиражларыгызны җыя алуыгыз - үзее бер мәртәбә!

    • аватар

      Комеш Кынгырау

      1

      1

      Бик зур рәхмәт яхшы сүзләрегезгә!

      • аватар Без имени

        1

        1

        Әлфия Самат. Инстаграмымда "Көмеш кыңгырау"газетасы күземә чалынгач, яшь чаклар искә төшеп китте. Сезнең газетагызны мөстәкыйль басма буларак барлыкка килүендә, беләсегез килсә, минем өлешем дә булды. Мин ул чакта "Татарстан яшьләре"ндә эшли идем, юлым төшкән саен Нәсимә Садыйкова янына "Шәһри Чаллы" га кереп йөри идем. Берсендә шулай, шәһәр башлыгы Рәфкать Алтынбаев янына интервью алырга килгән чакта, Нәсимә әйтә: "Безнең газета турында әйт әле аңа. Аерым газета итәргә иде",- ди. Мтн Рәфкать Зәкиевичка бу фикерне җиткердем, балалар өчен шундый газетаның кирәклеген исбатлап та күрсәттем.Ә ул, игътибар бн тыңлады һәм килеште. "Без моны хәл итәрбез әле!" - диде. Һәм ул вәгьдәсендә торды. Озакламый газета мөстәкыйль басма буларак дөньяга чыкты. Бу хакта Нәсимә минем бн интервью да урнаштырган иде. Иҗат эшләрегез уңышлы дәвам итсен, көмешкыңгыраулылар! Сез булдырасыз, шул дәвердән бирле балалар өчен кирәкле һәм файдалы газета булып, чыгасыз, тиражларыгызны җыя алуыгыз - үзее бер мәртәбә!

        Теги: газета газета тарихы

        2
        X