Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Безнең Әнвәр бит бу!

«Көмеш кыңгырау»ның иҗат мәйданында чыныгу алган егет ул. Газетабызның Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреаты. Кайчандыр безнең иҗат мәктәбен дә узган яшь хәбәрчебез журналист һөнәре сайлады һәм Казан федераль университетына укырга керде. Горурланабыз!

Җырларда җырланган Наласа авылында туып үскән, үзе яшь кенә булса да, инде зур казанышларга ирешкән яшьтәшем Әнвәр Мөхетдинов турында бу язмам. 
Районыбызда Әнвәрне белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Район гынамы соң, республикада да! Әнвәр – күпкырлы шәхес, барысын да булдыра, өлгерә ул! Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип юкка гына әйтмиләр. Бу сүзләр – нәкъ менә Әнвәр хакында.
Гаиләдә алар бишәү: Әнвәрнең әтисе, әнисе, энесе, сеңлесе һәм алтынчысы – яраткан этләре Акбай. 
Әнвәр кечкенәдән үк шук-шаян малай булып үсә. Яхшы укый, мәктәптә бер генә бәйгене, чараны калдырмый, алдынгы урыннар ала.
 
«Нур» КФУга илтә
6нчы сыйныфта укыганда, Әнвәр Арча «Нур» балалар телестудиясендә шөгыльләнә башлый. 
«Район башлыгы уздырган чыршы бәйрәмендә репортаж алып барган балаларны күргәч, миндә кызыксыну туды. Әтием, аларның «Нур» телестудиясендә шөгыльләнгәнен аңлаткач, мине студия җитәкчесе Зөлфирә Мәннап кызы янына алып килде. 
Беренче дәресләрдән үк мондагы мохит мине үз эченә бөтереп алып кереп китте. Төрле чаралардан репортажлар алып бару, «Орленок»та узган «Бумеранг» фестивалендә һәм студия белән төрле шәһәр конкурсларында катнашу миндә журналист булу теләге тудырды да инде», – дип искә ала дустым. 
Дустымның журналистика өлкәсендәге җиңүләре, уңышлары санап бетергесез. Алар – район, республика, хәтта дөньякүләм конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар. Әнвәр – Гариф Ахунов, Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр лауреаты. 
Быел Әнвәр «Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә Гран-при иясе булды, һәм Казан федераль университеты журналистика факультетының бюджет бүлегенә укырга керү юлламасын алды.

Сәхнә остасы
Ул – район мәдәни чараларында конферансье, телестудия төшергән фильмнарда актер да. Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча төшерелгән «Нәсел җебе» фильмында Туфанның абыйсы ролен башкара. «Минем иң зур теләгем» фильмында төп геройны уйный. Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Десятая муза» конкурсы кысаларында төшерелгән «Мәхәббәт кыллары» фильмында да төп рольләрнең берсен башкара. 
Әнвәрне без нәфис сүз остасы буларак та беләбез. Узган ел ул Габдулла Тукай исемендәге халыкара шигырь конкурсында 1нче урынга лаек булды. Күптән түгел генә узган «Татар сүзе» нәфис сүз телевизион бәйгесендә дә җиңүгә иреште.
Быел Әнвәр «Яшь блогерлар» республикакүләм конкурсында җиңү яулады. Блогын тулысынча татар телендә алып бара ул. Авыл тормышын яктырта, авыл табигатенең матурлыгын күрсәтә. 

Спорт чыныктыра
Тел остасы гынамыни, дустым – бик яхшы спортчы да! Әнвәр җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Җәй көне йөгерә, кышларын чаңгы шуа. Ә иң яраткан спорт төре – бадминтон. Бадминтон буенча төрле ярышларда катнаша, куанычлы нәтиҗәләре дә бар. 
Әңгәмә барышында Әнвәрнең көрәш белән шөгыльләнүе дә ачыкланды. Әлеге спорт төренә энесе кызыксыну тудырган. Быел Әнвәрнең энесе Әнгам татарча көрәш буеча Татарстан һәм Россия чемпионы булды. Бу түгәрәккә Әнвәр үзен физик яктан чыныктыру һәм формада тоту өчен генә йөрим, ди. Тик менә узган елны ул көрәш ярышында катнашып караган һәм 3нче урын яулаган! 

Великта – 40 чакрым
Әнвәрнең төп терәге – гаиләсе. Мөхетдиновлар – районда күренекле гаилә. Алар үзләренең тырышлыгы, эшчәнлеге, дус-тату, киң күңелле булулары белән аерылып торалар. Уртак «хобби»лары да бар икән. Ел саен җәен туганнары, дуслары белән күрше авылларга велосипедларда сәяхәткә чыгалар. 20шәр, 30ар, хәтта 40лап чакрым юл үткән вакытлары да бар. 

Егетләр бәйгесе
Әнвәрнең туган авылы – Наласа элек-электән милли гореф-гадәтләрне саклап килә. Авылда күптөрле чаралар үткәрелә, шулар арасыннан «Азан әйтү» бәйгесе аерым игътибарга лаек. Аны Әнвәрнең әтисе һәм Наласа авылы хәзрәте оештыра. Ул «Татар азаны» республика проекты кысаларында уза. Биредә күрше-тирә авыллардан азан әйтүче егетләр җыела. Әнвәр дә ел да бәйгедә бик теләп катнаша һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
 
Мәктәпне – алтын медальгә
Шундый актив, тырыш, бар яктан да булган Әнвәрнең укырга вакыты каламы соң? дигән сорау туа. Әлбәттә, кала! Моны Әнвәрнең Бердәм дәүләт имтиханы баллары дәлилли. Ул барлык имтиханнарын да югары балларга тапшыра һәм мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Нәтиҗәдә, Әнвәр бүгенгесе көндә үзе теләгән уку йортында – Казан федераль университетының филология һәм журналистика факультетында укый. 
Дустым, киләчәктә сине популяр телевизион каналлардан кү-реп: «Безнең Әнвәр бит бу!» – дип әйтергә насыйп булсын! Барлык эшләреңдә, иҗатыңда, укуың-да яңадан-яңа уңышлар телим. Хыялларыңа, максатларыңа ирешергә язсын!
Иркә Сәмигуллина, Арча районы, Шушмабаш урта мәктәбе, 9нчы сыйныф.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев