Иң күңеллесе алда әле
Яшь математиклар быел да, «Ассара» Көньяк Россия математика олимпиадасында катнашырга дип, Майкопка җыелды. Анда Россиянең 21 төбәгеннән 60 укучы катнашты. Татарстанны Казан шәһәренең 131нче лицееннан Дарья Михайлова, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееннан Кира Топоркова һәм Латыйфа Тимерханова тәкъдим иттеләр.
Беренче тапкыр олимпиада 2022 елның ноябрендә «Сириус» белем бирү үзәгендә, ә икенче мәртәбә 2023 елның октябрендә Майкопта (Адыгея Республикасы) узган иде.
Быел да яшь математиклар Майкопка җыелды. Анда Россиянең 21 төбәгеннән 60 укучы катнашты. Татарстанны Казан шәһәренең 131нче лицееннан Дарья Михайлова (сулда), КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееннан Кира Топоркова (уңда) һәм Латыйфа Тимерханова (уртада) тәкъдим иттеләр.
Олимпиаданың 2нче тур нәтиҗәләре буенча, Дарья һәм Кира – 2нче, ә Латыйфа 1нче дәрәҗә дип-ломга лаек булды. Латыйфаның математикага карата мөнәсәбәте, аның өчен иң авыр тоелган бирем һәм киләчәккә планнары турында белештек.
– Латыйфа, Майкопка кадәр барып, җиңү яулап кайткансың. Котлыйбыз!
– Рәхмәт. «Ассара» олимпиадасы кызлар арасында математиканы популярлаштыру максатыннан уздырыла. Мин анда математика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы призеры булганнан соң үттем. Олимпиада турларыннан тыш, башка бик күп кызыклы активлыклар булды.
– Олимпиада белән күптән кызыксынасыңмы? Ни өчен син математиканы сайладың?
– Башлангыч мәктәптән үк олимпиада хәрәкәтендә мин. Һәрвакыт башкалар белән ярышасым һәм җиңәсем килә иде. Ә нәкъ менә бу фәнне сайлавым юкка түгел. Математик биремнәрне чишү ошый. Биг-
рәк тә катлаулы биремнәрнең чишелешен таба алуыма сөенәм. Олимпиадага әзерлектә ярдәм күрсәткәннәре өчен мин Казан математика үзәгенә һәм укытучым – Шурыгин Вадим Вадимовичка рәхмәтлемен.
– Әгәр берничек тә хәл итә алмас мәсьәләгә юлыксаң, нишлисең?
– Нәрсәнедер хәл итә алмыйм икән, мин бирешмим, уйлавымны дәвам итәм. Ләкин алай да, тегеләй дә килеп чыкмаса, мәсьәләнең чишеле белән танышам. Икенче юлы очраганда, җавабын белмичә утырмас өчен.
– Быелгы олимпиадада синең өчен авыр биремнәр очрадымы?
– Минем вариантта әллә ни катлаулы биремнәр булды, димәс идем. Мин, барыннан да бигрәк, алгебра һәм исәпләү геометриясен үз итәм. Шул өлкәгә караган мәсьәләләрне бик тиз чишәм. Олимпиадада шундыйлар булды. Катлаулы олимпиадаларда чишә алмас биремнәр дә еш очрый.
– Олимпиадада катнашу сиңа нинди мөмкинлекләр бирә?
– Киләчәктә тормышымны математика белән бәйләргә, югары уку йортына керергә булыша, дип уйлыйм. Һәм, гомумән, баш эшләтү процессы, өстәмә күнекмәләр дә ул.
Математика акылны тәртипкә китерергә өйрәтә.
М.В. Ломоносов, XVIII гасырның бөек галиме.
– Җиңүеңне ишеткәч, гаиләң, укытучылар һәм сыйныфташларың ничек котлады?
– Әнием тәм-томнар белән сыйлады, минем өчен бик сөенде. Мәктәптә барысы да диярлек тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде.
– Киләчәктә үзеңне кем буларак күрәсең?
– Математика укытучысы буласым килә, ләкин әлегә мин уйлыйм.
– Олимпиадаларда катнашырга җыенучыларга нәрсә киңәш итәр идең?
– Курыкмагыз, алга барыгыз. Уңышсызлыкларга бирешмичә, үзегезне кабат сынап карарга кирәк. Чөнки иң күңеллесе алда көтә әле.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев