Миннән алда, читлектән ычкынган кош сыман, каядыр атлыгып торган тынгысыз күңелем уянды. Аякларым гына түгел, бөтен гәүдәм, җаным да әмер биргәнне көтмичә, Пушкин урамына атылды. Унбиш минутлардан соң мин инде Петергоф вокзалы каршында басып тора идем. Питер бүген тагын елый, әйтерсең үзенең бердәнбер баласыннан аерылырга теләмәгән ялгыз ана ул. Чын актриса, оскар гына бирәсе кала инде.