Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Файдалы азык!

Әбием белән бергәләп, как койдык без алмадан.

Күршедәге Нәфисә әби,
Чакырды бүген иртән.
Алмалары бик күп булган,
Кереп җый, – диде, – тизрәк.

Әбием белән бергәләп,
Как койдык ул алмадан.
Бар нечкәлекләрен белдем,
Серләренә төшендем.

Ничек итеп измә ясап,
Имән тактага җәеп,
Келәтнең калай түбәсенә,
Кибәргә куйдык менеп.

Көне буе кипте каклар,
Кояшның кызуында.
Кич белән алып төшеп,
Куптардым сабыр гына.

Бик кызыклы, файдалы,
Азык булды бу безгә.
Үсеп җиткәч бу эшне мин,
Өйрәтәм кызыма да!

Рәинә Гыйзатуллина 54 гимназия 4в сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев