Акча янчыгының яңа дусты (әкият)
Яшәгән ди бер акча янчыгы.
Ул күннән, бик матур итеп эшләнгән; аның каптырмасы ялтырап тора, ә эчендә күп кенә бүлемтекләре – кесәләре булган. Бүлемтекләре дә төрле булган: кайсысы киң рәвештә, ә кайберләре ике-өч өлешкә бүленгән икән. Ә янчыкның икенче эчке ягында бер каптырмалы бүлемтектә тиен акчалар яшәгән. Ә зур бүлемтекләрдә кәгазь акчалар яшәгән. Алар һәрвакыт дус-тату яшәгәннәр. Янчык хуҗасы аны һәрвакыт үзе белән йөрткән. Кибетләргә кергәндә аның бүлемтекләрендә акча әзрәк кимегән. Ә кайвакытта бушап та кала торган булган. Андый вакытта янчыкка бик тә моңсу икән…
Шулай көннәр үткән. Ә бер көнне хуҗасы янчыкны көзге янындагы киштәдә калдырып чыгып киткән. Әй көткән ул хуҗасының кире борылып кереп аны кулына алуын....Янчык бик моңайган, хәтта аның өстенә тузан бөртекләре ял итәргә куна башлаган.
Бервакыт шулай моңаеп ятканда аның күзе өстәлдә ятучы ялтыравык нәрсәгә төшә.Ул бик матур: шома, ялтырап тора, ә үзендә ниндидер язулар, саннар да төшерелгән. Янчык бөтен кыюлыгын җыеп аңа сүз башлый:
- Исәнме, яңа танышым. Син кем буласың?
- Ә, сәлам янчык. Мине белмәгән кеше юк хәзер, әйдә танышыйк — мин яңа пластик карта.
- Алаай, ә син нинди файда китерәсең, нәрсә өчен кулланалар сине?
- Әәәәәә, мин бик, мине бөтен кеше ярата! Минем ярдәмем белән кешеләр банктан, банкоматтан акчаларын алалар. Төрле җиһаз, ризыклар, кием-салым сатып алалар.
Янчык бик тә моңаеп калган...Көннәр үткән, янчык киштәдә ята биргән.
Бер көнне караса: теге карта төссезләнгән, ялтыравыгы кимегән, бик тә моңаеп тора икән.
Янчык аның хәлләрен сорашкан:
- Нәрсә булды сиңа, нишләп моңаеп калдың?- дигән.
- Ииии, хуҗам кесәсенә салып йөртеп кыршылып беттем, өшим, туңам, – дигән.
Янчык:
- Әйдә, кер минем бер бүлемтегемә, җылынырсың, ял итәрсең, – дигән.
Картага бу тәкъдим бик тә ошаган, ул җылыда изрәп йоклап та киткән.
Хуҗасы картаны эзләгән һәм күз алдында яткан янчыкны алып карарга уйлаган. Картаны күргәч бик тә шатланган һәм кабат янчыкка салып, аның тузаннарын сөртеп кесәсенә салып куйган. Шул көннән башлап акча янчыгы белән карта аерылмас дусларга әверелгәннәр. Хуҗа да янчыкны буш тотмаган: аның бүлемтекләрендә кәгазь акчалар алышынып торган. Ә карта үз вазифасын башкарган.
Азнакай шәһәре «Катнаш төрдәге 3нче «Айсылу» балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.
Фото: Фрипик
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев