Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Егетләре бөркет кебекләр!

Горурланырлык өч ул тәрбияләп үстерүче Энҗе һәм Ренат Исмәгыйлевлар – игътибарга, соклануга һәм хөрмәткә лаек гаилә. Бөркет сыман уллары да әти-әниләре кебек тырыш, тәрбияле һәм максатчан булып үсә.

Дөньяда гаиләдән дә мөһимрәк нәрсә юктыр, мөгаен. Ә күп балалы гаиләләр – илебезнең чын горурлыгы. Горурланырлык өч ул тәрбияләп үстерүче Энҗе һәм Ренат Исмәгыйлевлар – игътибарга, соклануга һәм хөрмәткә лаек гаилә. Бөркет сыман уллары да әти-әниләре кебек тырыш, тәрбияле һәм максатчан булып үсә. Газетабыз битләрендә нәкъ шушы матур гаилә турында язып үтәргә булдык. 

Исмәгыйлев Әмиргә – 10, Кәримгә – 8, Таһирга – 4 яшь. Әмир өч мәктәптә укый. Чаллының 46нчы мәктәбенең 4нче сыйныфында, Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбенең баян классында һәм Федераль компьютер академиясенең 1нче курсында белем ала.
Кәрим 46нчы мәктәпнең 2нче сыйныфында һәм Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбенең баян классында укый. Таһир 46нчы «Каен җиләге» балалар бакчасына йөри. 
«Малайлар бик тырыш, мәктәптә «4» һәм «5» билгеләренә укыйлар. Ярат-кан фәннәре – әдәбият, татар теле, математика һәм җыр дәресләре. Әмир төрле сайтлар ясарга, баянда уйнарга ярата, Кәрим баянда уйный, җырлый, шигырьләр сөйләп, төрле чараларда актив катна-
ша. «ШАЯН ТВ» каналында үзен күргәч, бик тә хисләнеп китте. Чакырган җиргә барырга тырыша, беркайчан юк, дип әйтми. Таһирның да абыйларыннан калышасы килми, ул да җырларга ярата. Тавышы матур, бераз үсә төшкәч, бәлки, ул да шул юлдан атлар. «Көмеш кыңгырау»ны сагынып көтеп алабыз һәм гаиләбез белән яратып укыйбыз», – ди шундый асыл уллар үстерүче Энҗе ханым. 
– Балалар бер-берсен карарга булышамы? Үзара мөнәсәбәтләре нинди?
– Улларыбыз – бер-берсенә терәк, кечкенәдән бик тату. Үскәч тә, шушы туганлык җепләрен өзмәсеннәр иде дигән теләктә без. 
– Исемнәре бигрәк матур, кемнәр кушкан дип сорыйсы килә... Малайларга исемнәрен ничек сайладыгыз?
– Исемнәренә килгәндә, без аларны озак уйламадык. Төшемдә Мәрьямбикә әби (әтиемнең әнисе, мәрхүмә) улыңа Әмир исемен кушсаң, бер дә үкенмәссең, диде. Татар исеме, бик матур яңгырый, шуңа күрә без озак уйлап тормадык, Әмир дип куштык. Кәрим исемен Әмиргә охшатып куйдык. Ә менә өченчесен көткәндә, кинәт кенә Таһир исемен кушасы килде, һәм Таһир булып калды да.
– Гаиләгез белән яратып башкара торган нинди эшләрегез бар? 
– Буш вакытларны әрәмгә үткәрмәскә тырышабыз. Безнең гаиләдә эшләр бүленмәгән, кем нәрсәгә җитешә, шуны башкара. Балалар кечкенәдән барлык эшләрдә катнашып, һөнәргә өйрәнеп үсә. Аларның үзләренә дә кызык. Гомумән, гаиләбездә бу хатын-кыз эше, ә бу ир-атныкы дигән әйбер юк. Әтиләре дә бик тәмле пешерә. Балаларыбыз да, ашарга пешергәндә, бик теләп булышалар.
– Ял вакытларын ничек уздырасыз? 
– Яллар җитсә, әби-бабайлар янына кайтабыз. Төрле шәһәрләргә барып, күңел ачарга яратабыз. Җәйге каникуллар авылда – әбидә кунакта үтә. Малайлар каз-үрдәкләр үстерергә булыша, печән ташыйлар, җиләк белән гөмбә җыялар. Быел да якынча ике йөз меңлек җиләк җыеп саттык, Аллаһка шөкер. Кем эшләми, шул ашамый, дип, бәрәңге да утыртышалар әле. Авылда эш күп булса да, бер дә зарланмыйлар. Каникуллар бетеп, укулар башлангач та, авылны, әбиләрен сагынып сөйлиләр.
– Үскәч, кем булырга телиләр? 
– Кәрим артист булам, ди. Әмир әлегә сайламаган. Таһир, машиналар яратканга, автомобильләр салоны ачарга хыяллана. 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев