Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Хыяллар чынга аша!

Яр Чаллының 41нче урта мәктәбендә 12 яшьлек талантлы рәссам, 1нче сәнгать мәктәбе укучысы Мәликә Фәсхиеваның күргәзмәсе ачылды. Анда Мәликәнең 30лап иҗат җимеше урын алды. Бу аның өченче шәхси күргәзмәсе.

Мәликәнең «Беренче адымнар»ын күрдек

Тантанада яшь рәссамның сеңлесе Латыйфа белән әнисе Гүзәл ханым, остазлары, сый-ныфташлары, укытучылар, журналистлар катнашты. Мәликә – төрле халыкара, илкүләм конкурслар лауреаты. 5 яшьтән 1нче сәнгать мәктәбендә укый.

«Тәпи киткәнче үк, рәсем ясый башлады ул... Мәликә бал корты кебек тырыш. Горурланабыз», – ди яшь рәссамның әнисе Гүзәл ханым.

Гаиләгә рәхмәтле

«Дөньяда иң мөһиме – гаилә. Мин әниемә бик рәхмәтле. Шундый әти-әнием булганга, бик бәхетле мин», – ди Мәликә.

Нурлы кыз ул. Йомшак күңелле, гадел, кешелекле, диләр аның турында. Үзе тыйнак, үзе шаян. Сөйләшергә, аралашырга ярата. 

Алар гаилә белән сәнгатькә гашыйк. Еш кына концерт, театр, музей, кинога йөриләр. Ял көннәрендә өйләрендә кинолы кичләр уздыралар, бергәләп яраткан фильмнарын сайлыйлар. Уеннарга йөрергә дә вакыт табалар. Мәликәгә аеруча квестлар ошый.

Ул, рәсемнән тыш, сабын ясарга, китап укырга ярата. Каникул вакытларында гаилә белән туган якларына – Апас районының Дәвеш авылына кайталар. Андагы гүзәл табигать белән хозурланып туган рәсемнәре дә шактый яшь рәссамның.

«Миңа урын калмаган...»

«Мәликә, 5 яшендә сәнгать мәктәбенә килеп, беренче мәртәбә андагы матур-матур рәсемнәрне күргәч: «Тиздән минем рәсемнәрем дә монда эленеп торачак», – дигән иде. Хыялы чынга ашты. 10 яшендә нәкъ шунда аның беренче күргәзмәсе ачылды. Казанга Милли сәнгать галереясына баргач: «Әнкәй, бу галереяда урын калмаган бит, киләчәктә минем рәсемнәремне кая эләрләр микән?» – дип сорады. Бүгенге көндә ул эшләрен зур галереяларда күрергә хыяллана», – ди Гүзәл ханым. 

Мәликәнең рәсемнәре Мәскәү, Санкт-Петербург, Буа, Саранск һәм башка шәһәр күргәзмәләрендә катнашкан. Талантлы кыз киләчәген иҗатта күрә. «Үскәч, архитектор, рәссам булырга телим. Татарстанымны данлыйсым, иҗади уңышларга ирешәсем килә», – ди ул.

Һәрберсе кадерле
Мәликәнең рәсемнәре 5 яшеннән бирле тупланып, сакланып килә. Һәрбер эшен ярата ул. Әмма республикабыз, милләтебез турындагы рәсемнәрен аеруча якын күрә. «Минем Татарстаным» әсәре күптән түгел Казахстанда Гран-при алды. «Азан тавышы» рәсеме Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрендә 1нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. 

Мәликә кайбер рәсемнәрен якыннарына бүләк итә. «Традиция буенча, дәү абыйның туган көненә гаиләбез портретын ясыйм», – ди ул. 

Рәсем ясау өчен вакыт төрлечә сарыф ителә. Ул эшнең форматына, техникасына карый. Кайберсе 1-3 сәгатьтә ясала. Иң озак эше бер айга якын дәвам иткән. Укытучысы Эльмира Ислам кызы: «Бөтен эшеңнең төбенә төш, ул сыйфатлы булырга тиеш», – дип өйрәтә.
 
Уртак уңышыбыз

Ни чәчсәң, шуны урырсың! – Мәликәнең төп девизы шундый. Яшьтәшләренә әйтер сүзе дә бар аның.
«Яраткан һөнәрең белән шөгыльләнергә кирәк! Беренче мәртәбәдән килеп чыкмаса, ташларга ярамый. Хаталарыңны күреп, нәтиҗәләр ясарга һәм дәвам итәргә!

Һәм, әлбәттә, яныгызда гел булышып, канатландырып торган якыннарыгыз булсын. Шул уңайдан әнкәемә, әткәемә, сеңелем Латыйфага, барлык туганнарыма, дусларыма, 1нче сәнгать мәктәбе директоры Альбина Илдар кызына, укытучым Эльмира Ислам кызына зур рәхмәтләремне белдерәм. Бу күргәзмә – безнең уртак эшебез! Минем уңышларым – аларның да казанышы ул».

Афәрин! Хыялларың һәрчак шулай чынга ашсын. Иҗатың куанычлы булсын. Сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкы, Мәликә!

Лариса Шәемова.

Автор фотолары.

Мәликә Фәсхиеваның беренче күргәзмәсеннән репортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев