«Россия 2050» Бөтенроссия фәнни фантастика конкурсына гаризалар алу дәвам итә
Ачык ишек

«Россия 2050» Бөтенроссия фәнни фантастика конкурсына гаризалар алу дәвам итә

Конкурска 18 яшькә җиткән барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Стратегик инициативалар агентлыгының «Россия 2050» Бөтенроссия фәнни фантастика конкурсы - ул фәнни фантастика жанрында эшләүче авторлар өчен ачык конкурс, бу аларга илебезнең киләчәген үз күзаллавы белән уртаклашырга, ә җиңгән очракта саллы гына акчалата приз алырга мөмкинлек бирәчәк.

Конкурс эшләренең тематикасы илебез үсешенең төп юнәлешләре, шул исәптән демография, экология һәм климат, энергетика, технологияләр һәм космос һ.б. белән бәйле булырга тиеш. Конкурска 18 яшькә җиткән барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Гаризалар 15 декабрьгә кадәр https://asi.ru/russia2050/ сайтында кабул ителә.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat

Фото Фрипик сайтыннан

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев