Бөтендөнья сатып алулардан баш тарту көне
29нчы ноябрьдә Бөтендөнья сатып алулардан баш тарту көне билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм «Черная пятница» акциясенә альтернатива буларак барлыкка килгән. Аның төп максаты – максимум 24 сәгатькә сатып алулардан тыелып торудан гыйбарәт. Шул рәвешле акциядә катнашучылар дөньяда матди байлыкларны артык куллануга каршы протест белдерәләр.
«Черная пятница» акциясенә катнашучы кибетләр һәм маркетплейслар бу көнне товарларга бәяләрне шактый киметә. Бу традиция АКШтан килә, анда «Черная пятница» ноябрьнең соңгы җомгасында оештырыла. Ул ноябрьнең соңгы пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә торган «Рәхмәт белдерү көне»нән соң уза. Бу вакытта бөтен ил буйлап кибетләр бер-берсен уздырып зур ташламалар ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев