Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Россия юниорлар чемпионатында җиңде

Саранск шәһәрендә яшүсмерләр арасында үткән фигуралы шуу буенча Россия чемпионатының быелгы җиңүчеләре билгеле булды.

Бу хакта  Яндекс Спорт хәбәр итә. 

Яшүсмерләр арасында фигуралы шуу буенча Россия беренчелегендә милләттәшебез Камилә Вәлиева  алтын медаль яулады.

Кызлар арасындагы ярышта 13 яшьлек Камилә Вәлиева кыска һәм ирекле программаларны уңышлы башкарды. Ике чыгышның суммасы буенча Камилә икенче урынны яулаган Софья Акатьеваны 20 баллга диярлек узып китте. Ә Дарья Усачева - өченче урында.

Ирекле программада Вәлиева ике тапкыр дүрт катлы тулуп башкара алды. 

Камилә Вәлиева 2-8 мартта Таллинда юниорлар арасында узачак дөнья беренчелегендә катнашу хокукына ия булды.

Фото sports.ru сайтыннан

Спорт яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев