Чаллыда «Сак-Сок канатлары сере» мюзиклының премьерасы булды
Ачык ишек

Чаллыда «Сак-Сок канатлары сере» мюзиклының премьерасы булды

Мюзикл «Сак-Сок» әкиятенә нигезләнгән һәм 7-14 яшьлек балаларга адреслана.

 

Балалар өчен татарча «Сак-Сок канатлары сере» мюзиклы проекты илнең иң яхшы 100 проекты санына керде. Ул 7-14 яшьлек балалар арасында татар телен һәм мәдәни традицияләрен саклауга юнәлтелгән.

Төп максат – яшь буында татар мәдәниятенең уникальлеген һәм үзенчәлеген аңлауны тәрбияләү, аны сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга кирәк икәнлеген җиткерү.

Чаллы филармониясе Россия Федерациясе президенты грантларына конкурста җиңгән иде.

Чыганак: https://nabchelny.ru/


Нет комментариев