Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Фәнис Яруллин янына мотоциклда бер сәфәр...

Разил ага Вәлиев үзенең Инстаграм сәхифәсендә Фәнис Яруллин белән очрашуын язган.

«Бүген - күренекле шагыйребез, каһарман шәхесебез ФӘНИС ЯРУЛЛИНның туган көне. Ул, армия хезмәтендә чакта һәлакәткә очрап, урынга егылгач, дәва эзләп Бәкер шифаханәсенә килгән иде. "Татарстан яшьләре" газетасында аның фаҗигага таруы турындагы язманы һәм шигырьләрен укыгач, күңелемдәге хисләрне тыя алмыйча, мотоциклга утырып Түбән Камадан 150 чакрымдагы Бәкергә чыгып киттем.

Ул чакта мин гап-гади мәктәп укучысы, шигырь җене кагылган авыл малае идем.
Барып җиттем. Палатасына кердем. Сабый бала кадәр генә калган хәлсез, хәрәкәтсез гәүдәсен күрдем, тонык тавыш белән пышылдап укыган шигырьләрен күз яшьләрен көчкә тыеп тыңладым.

Тетрәндем дә мин ул көнне, аның рухы ныклыгына сокландым да. Һәм шушы хисләр мине гомер буе озата килде. Бүген дә мин Фәнис аганың фаҗигале язмышы һәм искиткеч бай иҗаты турында тетрәнмичә, сокланмыйча уйлый да, сөйли дә алмыйм.
Бу фотода - Фәнис ага Яруллин белән Разил Вәлиев Милли китапханәдә. 1990 еллар.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев