Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мәктәбемә!

Чаллыдагы 18нче мәктәпнең 50 еллыгына багышланган шигырь! 2А сыйныфы укучысы Әюпова Әминә язган.

Таныш булыйк, мин — Әминә,
Бик акыллы кыз, диләр.
Кайда белем алуымны
Әйтерсең лә белмиләр.
Яр Чаллыда мәктәпләр күп,
Тик минеке бер генә.
18нче мәктәпне
Барсы да яхшы белә.
Аны белмәү мөмкин түгел,
Ул зууур белем учагы.
Укучыларын сыйдырган
Аның җылы кочагы.
Әйткәч әйтим инде, әйдә,
Ул — тәрбия бишеге.
Барчабызны көтеп ала,
Һәрчак ачык ишеге.
Галим белән тиңләшерлек,
Мин әйтәм моны белеп,
Укытучылары диңгезнең
Капитаннары кебек.
Рәмзия апа Рәис кызын
Аеруча яратам.
Белем күгендә балкыган
Зур кояшка охшатам.
Ник мактанасың дисезме?
Сер итеп кенә әйтәм:
Мәктәбемнең юбилее
Бездә бит бүген бәйрәм.
Туган көнеңбелән сине,
И кадерле мәктәбем.
Башым иеп Сиңа бүген
Зур рәхмәтем әйтәмен.

Чаллы шәhәренең 18нче гомуми белем бирү мәктәбенең 2А сыйныфы укучысы Әюпова Әминә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев