Адилә – шашка-шахмат чемпионы
Бу кызны шашка түгәрәгендә беренче тапкыр күрүгә үк аның зур уңышларга ирешәчәгенә ышандым. Ике сәгать буе бертуктаусыз уйный иде ул.
Адилә Хәбибуллина Арчаның 6нчы мәктәбендә белем ала. 1нче сыйныфта укыганда ук ул шашка-шахмат түгәрәкләренә йөри башлый. Бу кызны шашка түгәрәгендә беренче тапкыр күрүгә үк аның зур уңышларга ирешәчәгенә ышандым. Ике сәгать буе бертуктаусыз уйный иде ул. Өйдә бабайсы Нияз абый белән дә шашка-шахмат белән шөгыльләнәләр икән.
7 яшьтән районда шашка ярышларында, 8 яшьтән шахмат ярышларында катнаша башлады. Беренче катнашкан шашка ярышында ук чемпион булды. 2 ел эчендә ул шашка-шахмат ярышларында 10 тапкыр район чемпионы, 5 тапкыр 2нче призер булды. Бер генә ярыштан да урынсыз кайтмады. Бабайсы Нияз абый, әтисе Илфат, әнисе Алия ярышлар вакытында Адилә өчен янып-көеп утыралар, уңышларына сөенәләр. Аларның гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел!
9 яшьлек кыз өчен спортта зур уңышлар инде бу. Адилә әле бәйләү һәм вокал түгәрәкләренә дә йори. Матур кул эшләре, җырлавы белән сокландыра. Мин аның белән горурланам, киләчәктә сау-сәламәт булып, уңышларга ирешүен телим.
Хәйдәр Зәйнуллин, Арча.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Безнең матур сеңлебез, алга таба да уңышларга ирешүеңне телибез! Бик горурланабыз! Бик яратабыз, җимешебезне!
0
0