Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан укучысы «Голос. Дети» тапшыруының финалында катнашачак

Казанның 183нче мәктәп укучысы Сәид Галиуллин «Голос. Дети» конкурсының финалында чыгыш ясаячак.

Казанның Совет районындагы 183нче мәктәп укучысы һәм 2нче балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Сәид Галиуллин «Голос. Дети» конкурсының финалында чыгыш ясаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәидкә җиңү яуларга туры эфир вакытында аның өчен тавыш биреп ярдәм итәргә мөмкин. Моның өчен Сәиднең  чыгышы вакытында экранда күрсәтеләчәк номерга смс җибәрергә кирәк. Тапшыруны «Беренче канал» 21:45 тә күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе.

Сәид Мәскәүдән Григорий Дружинин һәм Белгородтан Роман Скробот белән көч сынашачак.

Сәид Галиуллин проектның ярымфиналында җиңгән иде, анда ул тамашачыларның 59% тавышын җыя алды. Ул вакытта хәрби хор белән бергә ул «В бой идут одни старики» фильмыннан «Смуглянка» җырын башкарды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Иң-иң яхшысы – Сәид!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сәид, алга, галәбәгә!