«Каюм Насыйри туган җирен торгызу фонды» Х Республикакүләм бәйгегә старт бирә
«К.Насыйри туган җирен торгызу» фонды К.Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан мәсәл иҗат итүчеләр бәйгесе игълан итә.
Бөек мәгърифәтчебез, әдип, галим К.Насыйри мәсәлләр дә иҗат иткән. Шуңа күрә дә быел оештыручылар шушы темага тукталырга булган.
Мәсәл язу темасы ирекле. Әдипнең туган ягы белән дә, әдәби геройлары белән дә бәйле булырга мөмкин.
Бәйгедә 18 яшьтән узган һәркем катнаша ала. Эшләр 2025 елның 15 нче гыйнварына кадәр кабул ителә.
Тулырак нигезләмәдә.
Чыганак https://vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев