Казанда сәнгать, рус теле һәм технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этаплары узачак
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы 24 предмет буенча 2025 елның 15 мартыннан 30 апреленә кадәр узачак.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2024 елның 26 ноябрендәге 820 номерлы «Һәр гомуми белем бирү предметы буенча 2024/25 уку елында мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрү срокларын һәм урынын билгеләү турында» боерыгы басылып чыкты.
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы 24 предмет буенча 2025 елның 15 мартыннан 30 апреленә кадәр узачак. 2024/25 уку елында мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру сроклары һәм урыннары:
15-22 март - сәнгать (ХК) (үткәрелү урыны - Татарстан Республикасы);
17-22 март - испан теле (Мәскәү шәһәре);
17-24 март - астрономия (Мәскәү өлкәсе);
21-28 март - җәмгыять белеме (Свердловск өлкәсе);
23-30 март - химия (Ямал-Ненец автономияле округы);
24-29 март - немец теле (Башкортостан Республикасы);
25-30 мартта - информатика ( «Сириус» федераль территориясе);
31 март - 5 апрель - итальян теле, кытай теле (Мәскәү шәһәре);
3-10 апрель - тарих (Төньяк Осетия - Алания Республикасы);
4-10 апрельдә - физика (Мордовия Республикасы);
7-14 апрель - рус теле (Татарстан Республикасы);
11-16 апрель - экология ( Ульяновск өлкәсе);
12-18 апрель - физик тәрбия (Саха-Якутия Республикасы );
12-19 апрель - хокук (Мәскәү шәһәре);
14-19 апрель - француз теле (Самара өлкәсе);
16-22 апрель - математика ( «Сириус» федераль территориясе);
18-25 апрель - хезмәт (технология) (Татарстан Республикасы);
21-26 апрель - география (Кабарда-Балкар Республикасы);
21-27 апрель - әдәбият (Псков өлкәсе);
22-30 апрель - Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре (Түбән Новгород өлкәсе);
23-30 апрель - инглиз теле (Мәскәү шәһәре);
23-30 апрель - икътисад (Мәскәү шәһәре);
24-30 апрель - биология ( «Сириус» федераль территориясе).
Бөтенроссия олимпиадасы ел саен уздырыла һәм дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Олимпиаданың йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары, дүрт ел дәвамында гамәлдә, Россиянең алдынгы вузларына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керү хокукы бирә. Ярыш турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган.
Чыганак https://mon.tatarstan
Фото: Фрипик
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев