Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Мәс­кәү­не «яу­ла­ган» та­тар мо­ңы

Та­тар мо­ңы ди­сәң дә, гар­мун та­вы­шы ише­тел­гән ке­бек бу­ла. Йә, та­тар җы­ры, би­ю­лә­ре гар­мун­сыз бу­ла ала­мы?

Са­бан­туй­ны ба­ян­нан баш­ка күз ал­ды­на ки­те­рә ала­сың­мы син?

Бик ка­дер­ле һәм зат­лы уен ко­ра­лы бит ул гар­мун, ба­ян. Шу­шы ко­рал­ны «буй­сын­ды­ра» ал­ган ос­та­га да хөр­мәт зур ха­лык­та. Элек-элек­тән шу­лай кил­гән. Гар­мун­чы егет – иң кәт­тә, иң шәп егет са­нал­ган. Җыр­лар­да да шу­лай җыр­ла­на бит, әйе­ме? Ышан­ма­саң, әби-ба­бай­ла­рың­нан со­рап ка­ра әле. Ә бәл­ки алар­ның да йор­тын­да ка­дер­ле бер яшь­лек ис­тә­ле­ге бу­лып сак­ла­на­дыр ул – сих­ри моң­лы ба­ян. Бәл­ки син дә ку­лы­ңа алып, төй­мә­лә­рен бас­ка­лап, тел­лә­рен уй­на­тып ка­рар­сың?.. Чал­лы егет­лә­ре ке­бек. Алар ме­нә гар­мун уй­ный-уй­ный Рос­си­я­кү­ләм бәй­ге­дә җи­ңү яу­лап кайт­ты­лар.

Хәтерләмим... Ничә яшьтә икән? Әткәй гармун уйный... Йотлыгыплар тыңлыйм...

 

1-2 фе­раль көн­нә­рен­дә Мәс­кәү­дә уз­ган «Русс­кая па­лит­ра» III Рос­си­я­кү­ләм бәй­ге­дә Чал­лы егет­лә­ре шәп чы­гыш яса­ган­нар. Бу турыда  элегрәк хәбәр иткән идек.

Яшь ба­ян­чы­ла­ры­быз­га җи­ңү җи­ңел би­рел­мә­гән­дер. Кон­курс­та ил­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән 300дән ар­тык яшь му­зы­ка ос­та­сы көч сы­наш­кан бит. Әле­ге бәй­ге­дә бе­рен­че тап­кыр гы­на кат­на­шу­га ка­ра­мас­тан, Чал­лы шә­һә­ре­нең 3нче сән­гать мәк­тә­бен­дә шө­гыль­лә­нү­че ­Рус­лан ­Са­фин­га ха­лык уен ко­рал­ла­рын­да уй­нау бу­ен­ча тиң­нәр та­был­ма­ган. Ул 10-11 яшь­лек­ләр ара­сын­да «гар­мун/­ба­ян» но­ми­на­ци­я­сен­дә 1нче дә­рә­җә лау­ре­ат исе­ме бе­лән кайт­ты. 

Рус­лан му­зы­ка мәк­тә­бен­дә ни­ба­ры 3 ел бе­лем ал­ган әле. Җи­тәк­че­се Эль­ми­ра Әнәс кы­зы Бәх­ти­я­ро­ва әй­тү­ен­чә, ул бик ты­рыш һәм та­лант­лы уку­чы икән. Му­зы­ка­га, ба­ян­га га­шыйк. Шу­лай бул­мый ни, га­и­лә­лә­ре бе­лән җыр-моң­га мө­киб­бән ди Са­фин­нар.  Мәс­кәү­дә Рус­лан А. Мер­ку­шин­ның «Ма­лень­кая сю­и­та» әсә­рен һәм «Сә­ри­я» та­тар ха­лык җы­рын баш­кар­ган.

Чал­лы шә­һә­ре­нең С.Сәй­дә­шев исе­мен­дә­ге 6нчы сән­гать мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры ­Та­һир Гый­лем­ха­нов һәм Ил­наз Ха­ри­сов та сы­нат­ма­ган­нар. Та­һир ­гар­мун­да уй­нап 9 яшь­кә ка­дәр­ге ба­ла­лар ара­сын­да 1нче дә­рә­җә лау­ре­ат, Ха­ри­сов Ил­наз – дип­ло­мант бу­лып кайт­ты­лар. Егет­ләр Мәс­кәү­гә бар­ган­да хәт­та по­езд­да да әзер­лек­не тук­та­тып тор­ма­ган­нар. Юл­даш­ла­рын гар­мун мо­ңы бе­лән сө­ен­де­реп, кү­ңел­ле сә­фәр яса­ган­нар.

Җи­тәк­че­лә­ре­лә­ре Еле­на Ви­та­лий кы­зы Ло­ба­но­ва­ны һәм яшь гар­мун­чы­лар­ны кот­лый­быз! Та­тар мо­ңы сез­нең гар­мун тел­лә­рен­дә сак­ла­нып, ки­лә­чәк­кә ба­рып җит­сен иде, егет­ләр!

Шунысы да кызык – фестивальдә төрле бәйгеләрдә җиңеп килгән ун балага гармун бүләк итәргә җыеналар.

Маймыл белән аю, ди. Аю гармун уйный, ди. Юл буйлап киләләр, ди, Буылып көләләр, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев