Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Имтиханга әзерләнәбез

Инде яз, БДИ бирергә аз гына вакыт калып бара. Ә синең әлеге сүзне ишетү белән юрган астына кереп качасың киләме? Мин синең хәлеңне бик яхшы аңлыйм. Хәзер сиңа имтиханнарга әзерләнүнең серләрен ачмакчы булам.

ВАКЫТ – синең дустың булырга тиеш

Көндәлегеңә кабатлыйсы темаларыңны яз. Вакытыңны планлаштырырга тырыш, әзерләнү өчен иң кулай ысулны тап. Иң популяр ысуллар – GTD һәм Pomodoro. Мин Pomodoro методикасы белән әзерләнәм. 25 минут эш һәм 5 минут ялны үз эченә ала ул.

Эш урыныннан кит

Ял иткәндә эш өстәле яныннан китәргә тырыш. Телефонда утыру – ял түгел! Зарядка яса, биеп ал.

Максатыңны күз алдына китер

Син керәсе уку йорты сурәте өстәлеңдә үк торсын. Суыткыч ишегенә дә эләргә була.

Иртән һәм кич  кабатла

Галимнәр фикеренчә, без мәгълүматны иртән һәм кич яхшырак истә калдырабыз. Кич белән йокы алдыннан башыбыз көн буе җыйган мәгълүматны туплап эшкәртә, ә иртән башыбыз чиста һәм шулай ук белем алырга әзер була.

Ял турында да онытма!

5-10 минутлык тәнәфес әйбәт, әлбәттә, ләкин бу гына җитми. Атнага бер яраткан сериалыңны карап алырга да, дусларың белән саф һавага чыгып керергә дә ярый!

Тәмле аша!

Рационыңны яшелчә, җиләк-җимеш белән баетырга тырыш, сиңа хәзер бик күп витаминнар кирәк.

«Мин булдырам!» дип уйла

Кичен ятканда да, иртән торганда да « Мин булдырам!» дигән сүзләрне кабатла.


Алсу Гыйльманова, М.Вахитов исемендәге «2 нче гимназия»11нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имтихан