Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең Илфира апабыз!

Быел Илфира апабыз авырып, байтак вакыт эшкә килми торды. Ул вакытларда безнең мәктәпкә барасыбыз да килми иде.

Мин Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең беренче сыйныфын тәмамладым. Абыем Алмаз шушы мәктәпне тәмамлап бүгенге көндә армиядә. Апам Алия дә шунда укый. Безгә биредә уку бик ошый.

Яраткан газетам «Көмеш кыңгырау» аша безне укырга, язарга өйрәткән укытучыбыз Илфира апа Гыйниятуллинага рәхмәт әйтәсем килә.

Илфира апа безне елмаеп, ачык йөз белән каршы ала. Ул түземле, сабыр... Тавыш күтәрми, дәресне ипләп кенә аңлата.

Быел Илфира апабыз авырып, байтак вакыт эшкә килми торды. Ул вакытларда безнең мәктәпкә барасыбыз да килми иде. Аллага шөкер, Илфира апабыз терелде. Без аңа киләчәктә сәламәтлек телибез.

Азалия Насретдинова, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 1нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев