Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

"Гөлбакча"да күңелле

Дуслар, ничек хәлләрегез? Кәефләрегез ничек? Җәйне ничек уздырасыз? Безнеке - шәәәәәп!

Без ул – Чаллы шәһәренен Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучылары. Без җәй башыннан ук «Гөлбакча» мәктәп яны лагерына йөри башладык. Иртәдән кичкә кадәр күңел ачып, ярышып, уйнап, ял итеп, тәмле итеп сыйланып кайттык. Ай дәвамында лагерь җитәкчеләре Закирова Сания Маликовна һәм Абдуллина Гүзәлия Раифовна безнең көндәлек режимны җайлап, аны көннән-көн кызыклы иттеләр. 
Без лагерьда 4 отряд идек. Ә минем 3нче отрядның исеме -«Җиләкләр». Тәрбияче апаларыбыз Сагитова Әнисә Әмировна һәм Гыйниятуллина Илфира Сабировна гел безнең белән булдылар. Рәхмәт аларга.

Мин "Бантиклар" көненә менә шундый матур күлмәктән килдем.

Вожатыйларыбыз, 8Г сыйныфы укучылары, Гүзәл белән Камилла, кая гына барсак та, безне гел күз уңында тоттылар. 
Лагерьда ми
ңа иң ошаганы тәмле туңдырма белән сыйлану иде. Шулай ук төрле чараларда катнашу - Сабантуй бәйрәме, «Озын толым» бәйгесе, «Бантиклар» көне, бассейнда йөзү, спорт уеннары, мастер-класслар һәм дискотека. Лагерьга йөрү миңа бик тә ошады. Ә җәй дәвам итә… 

Зәринә Сибәгатова,Чаллы шәһәре, М.Вахитов исемендәге  2нче гимназия, 1нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев