Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Күңелле экскурсия

Без бик дус сыйныф. Һәм без Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге  2нче татар гимназиясендә укыйбыз.

Күптән түгел сыйныфыбыз һәм укытучыбыз Илфира Сабировна белән бик күңелле экскурсиягә бардык. Сөйлимме?
"Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясенә юл тоттык без. Телевизордан күрү бер, ә менә аларның эше белән якыннан танышу башка икән.
Башта безгә яңалыклар һәм башка тапшыруларның ничек төшерелгәнен аңлаттылар. Матур итеп җиһазланган студяләргә алып керделәр. Без барысын да кызыксынып тынладык. Соңыннан Чаллыда һәм республика район-шәһәрләрендә дан тоткан, 20 еллык тарихлы "Күңел" радиосының эшен күзәттек. Истәлеккә фотога тоштек.
Күңелле һәм файдалы экскурсия өчен укытучыбызга зур рәхмәтләр әйттек.
М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 2в сыйныфы укучысы Зәринә Сибәгатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Илфира, укчыларыгыз да үзегез кебек бик тә сөйкемлеләр. Барыгызгада уңышлар телим: сәламәт булыгыз, яхшы укыгыз!