Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш нигә кирәк?

Исәнме, безнең яраткан “Көмеш кыңгырау” газетасы! Без Мулланур Вахитов исемендәге икенче татар гимназиясенең 2нче «В» сыйныфында укыйбыз.

Синең белән бик еш очрашып торабыз, чөнки сыйныфыбыз белән “Бергәләп укыйбыз” проектында катнашабыз. Газета битләрендә укучыларның шигырьләрен, әкиятләрен, төрле рубрикаларны яратып укыйбыз.

Әдәби уку дәресендә укытучыбыз Илфира Сабировна безгә рифма турында аңлатты да, ”Ә бер генә юллы яки өч юллы шигырь буламы?”- дип сорап куйды. Без аптырап калдык. Була икән! Равил абый Фәйзуллинның “Кышын”, “Кышкы бакчада” шигырьләрен укыгач ышандык. Үзебезнең дә шигырь язып карыйсыбыз килде һәм шуларның кайберләрен сиңа юлларга булдык. 

Сагындым кышны

Мин бик яратам кышны!

Сагындым Яңа елны,

Өй янындагы зур тауны,

Тимераяк, чаңгы, чананы.

 

Тик кыш быел бик саран

Бик аз ява кары да.

Малайлар, җәй диярсең,

Футбол тибә урамда.

Гибадуллина Камилла, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 2 В сыйныфы укучысы.


Кышны көтү

Җәй үтеп көз җиткәч,

Карлы кышларны көтәм.

Чаңгы бүләк итсәләр,

Шуарга чыгып китәм.

Азалия Насретдинова, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 2 В сыйныфы укучысы.


Кыш

Менә салкын кыш килде.

Җиргә ап-ак кар яуды.

Шатланышып балалар

Чаңгы, чанада шуды.

Нуриева Ләйсән, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 2 В сыйныфы укучысы.


Кыш нигә кирәк?

Кыш нигә кирәк?

Кирәктер, бәлки туңдырырга.

Бөтен җирне катырырга,

Бураннарын туздырып,

Ак карларын очырып,

Һәр тишеккә тутырырга.

Кыш нигә кирәк?

Елга-күлне боз итеп,

Балаларны шудырырга.

Тәрәзәгә бизәк ясап,

Армас-талмас рәссам булып,

Синдә,миндә — һәркемдә

Ак хыяллар тудырырга.

Закирова Амилә, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 2 В сыйныфы укучысы. 


Песием

Песи белән уйныйм мин,

Песи белән йоклыйм мин,

Песи белән шаярам.

Исеме аның - Шаян.

Ягудина Алсу, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 2 В сыйныфы укучысы.


Телефон

Әниемнән сорыйм мин:

“Телефон нигә кирәк?”

Әнием миңа дәшә:

“Уен уйнарга түгел,

Элемтә өчен кирәк”.

Ганиев Закир, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 2 В сыйныфы укучысы. 


Нигә бездә бар йөрәк?

- Нигә бездә бар йөрәк?

- Чөнки ул безгә кирәк.

- Ә нигә кирәк йөрәк?

- Илне сакларга кирәк,

Батырлыклар эшләргә,

Көчсезләрне якларга,

Табигатьне тоярга

Һәм дөньяны бизәргә

Йөрәк кирәк безләргә.

Луиза Гафиятова, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 2 В сыйныфы укучысы.


Әни

Әни- иң якын кеше.

Безне үбеп уята.

Әни йомшак күңелле,

Ул безне бик ярата.

Әдилә Әүхәдиева, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең 2 В сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев