Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Менә нинди алар – Әлмәтлеләр!

Ирек Габбасов белән Зәлинә Маслахова – коеп куйган конферансьелар! Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиясендә укый алар. Бишенчедә генә әле! Ә нинди булдыклылар үзләре!

Зәлинә 1нче музыка мәктәбенең бию бүлегендә дә укый. «Орчык» ансамбле төркеме белән Европа фестивальләрендә катнашырга, җиңү яуларга өлгергәннәр! Кул эшенә дә бик оста ул, «изонить» техникасында рәсемнәр ясый, тегәргә, чигәргә ярата! Гимназиядә үткән «Татар кызы» бәйгесендә «Иң зәвыклы татар кызы» номинациясенә лаек булган!

Ә Ирек футбол уйнарга ярата, киләчәктә футболист булырга тели! Олимпиадаларда катнаша, матур итеп шигырьләр сөйли. «Нинди эшкә алынсалар да – булдыралар!» диләр алар турында укытучылары.

Әлмәткә килүебез сәбәпсез түгел иде безнең.

 

Биредә, 1нче гимназиядә, газетабызның иң актив хәбәрчеләре укый. Диана Фәрхетдинова, Эльвира Гобәйдуллина, Илсаф Хәсәнов, Рамазан Габидуллин, Аделия Гарипова... Күп алар!

 

Бигрәк тә «Бергәләп өйрәник» кул эшләнмәләре бәйгесендә җиңгән, «Дәвам итәбез...», ТАССРның 100еллыгына багышланган бәйгеләрдә актив катнашкан (шигырьләр яза, кроссвордлар ясый!) Диана һәм аларның татар теле укытучылары Айсылу Галиева белән танышасыбыз килгән иде безнең. Айсылу ханым да газетабызның «Туган ягым» инстамарафонында «Иң бай эчтәлекле видео» номинациясендә җиңү яулады, сайтыбызда барган әдәби һәм мәдәни квестларның барысында да катнашып, төп җиңүче булды!

Тәрбия – туган телдә

Директор Фирүзә Вәлиуллина әйтүенчә, бүгенге көндә гимназиядә 1100 бала укый. Татар теле һәм әдәбияты тирәнтен өйрәнелә, тәрбия туган телдә алып барыла. Төрле фәннәрдән республикакүләм, россиякүләм олимпиадаларда призлы урыннары, җиңүчеләре күп. Укырга яраталар биредә! Тугызынчы «Әдәби марафон»да да гимназиядән 16 укучы катнашкан.

Искитмәле бай музейлары бар.

 

Гимназиядә ел саен кызлар арасында «Сөембикә» бәйгесе үткәрелә. 1-5нче сыйныфларда театр дәресләре дә керә! Ә без балаларның сәхнәдә үзләрен артистларча иркен тотуларына аптыраган идек. Менә хикмәт кайда икән бит!

 

Иң-иңнәр арасында...

11нче сыйныф  укучысы Камил Ягудин технология буенча россиякүләм олимпиаданың йомгаклау этабында ике ел рәттән призер булган. Агач эшкәртеп, төрле матур савыт-сабалар ясый ул. Шәһәрдә үзенең шәхси күргәзмәсен дә оештырган!

 

Татар теленнән Халыкара олимпиадада 9нчы сыйныф укучысы Эльмира Сабирова 1нче урын алган, ә Әдилә Закирова призер булган. Әдилә «Әйдә ТНВ»га бәйгесе җиңүче булган һәм КФУның журналистика бүлегенә конкурссыз кабул ителгән (Әдилә турында газетабызда да язган идек).

«Шигъриятле балачак илендә»

Балачак иле уенлы, маҗаралы һәм... шигъриятле дә әле ул. Бу көнне Риза Фәхреддин исемендәге гимназиянең зур, якты актлар залы шыгрым тулы иде. Алар бирегә Әлмәт районы Габдрахман авылында яшәп иҗат итүче укытучы-шагыйрә Гүзәлия Галләмова һәм безнең белән – «Көмеш кыңгырау» газетасы хезмәткәрләре белән очрашуга җыелган иде. Сәхнәдә Ирек белән Зәлинәнең искиткеч чыгышлары, Айсылу Галиеваның укучысы Рамилә Маннанова белән матур итеп чараны алып баруы, малайлар-кызларның ут уйнатып биюләре (биредә «Ялкын» һәм «Юлдаш» бию ансамбльләре эшли), әниле-кызлы Нәфисә һәм Рания Кармышеваларның җырлары – барысы да шәп иде!

 

Ә балалар яудырган сораулар!  «Көмеш кыңгырау» газетасына ничек килдегез?», «Ни өчен нәкъ менә «Көмеш кыңгырау» газетасын сайладыгыз?», «Журналист булу авырмы?»... Җавап биреп кенә өлгер!

Бергә-бергә күңелле!

Очрашудан без балалар дөньясына якын тагын бер дус табып кайттык. Гүзәлия Галләмова – балалар өчен «Матур булып үсегез», «Җиләкле җәй», «Яфраклар биюе», «Җанга газиз җирләр» дигән китаплар авторы. Ул гомере буе балалар арасында: озак еллар математика укытучысы булып эшләгән, балалар бакчасында тәрбияче дә булган. Бәйрәмдә балалар шагыйрәнең күп кенә шигырьләрен сөйләде.

«Могҗизалар шәһәрчеге» балалар бакчасыннан кунак булып килгән нәниләр дә үз итә икән апаларын –шигырьләрен бик матур итеп ятлап килгәннәр.

Бүләкне бирү дә, алу да рәхәт!

Кунакка буш кул белән йөрми безнең халык. Рәхмәт хатлары һәм җиңүче дипломнары ул көнне Диана Фәрхетдиновага, Аделия Гарипова белән Эмелия Габдуллинага, Айсылу Галиева белән гимназия коллективына тәгаенләнгән иде. Ә безгә Диана үз куллары белән ясаган чәчәк гөлләмәсе бүләк итте!  

 

 

«Чебурашка» балалар бакчасында

Бу көнне без Әлмәтнең 34нче балалар бакчасында узган шигъри бәйрәмдә дә булып кайттык. Нәниләр Зимфира Исламова, Гүзәлия Галләмова, Лилия Фәттаховаларның шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Ә алар янына кунак булып килгән апалар, әлбәттә инде, матур теләкләрен җиткерде. Милли чараларны матур итеп оештыра белгән әлеге бакча һәм биредә тәрбияләнүче сөйкемле балалар турында без «Көмеш кыңгырау»ның киләсе саннарында сөйләрбез әле!

Лилия Фәттахова.

Башка видеоларны безнең ютуб каналыбыздан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев