Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Россия флагы көне

22нче август – Россия флагы көне.

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.Бу тема, әлбәттә, балалар бакчасыннан да читтә калмый. Шушы уңайдан Азнакай шәһәренең 3нче «Айсылу» балалар бакчасында Россия флагы атналыгы игълан ителде. Атнаның беренче көненнән үк тәрбиячеләр балаларны Россиянең Дәүләт флагы белән таныштыру эшен башлап җибәрделәр. 2 кечкенәләр төркемендә балалар флагның төсләре, аларның нәрсәне аңлатуы белән таныштылар. Алган  белемнәрен тагын да ныгыту өчен флагны ясап та карадылар. Барлык эшләр дә балаларга патриотик тәрбия бирү, үз Ватаннары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан башкарыла.

 Тәрбиячеләр: Лилия Сабирҗанова һәм Ләйсән Бәдертдинова, Азнакай шәһәре 3 нче «Айсылу» балалар бакчасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев