Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Унике ай

Гүзәлия Галләмовадан табышмак-шигырь.

Гыйнвар
Яңа ел да килеп җитте

Кыш бабай белән бергә.

Биедек тә, җырладык та,

Күңелле булды безгә.
Февраль
Тирә-юньдә ап-ак кар,

Урамда күз камаша.

Җил-буран һич тынып тормый,

Менә сиңа тамаша!
Март
Түбәләрдән тамчы тама,

Карлар әйләнә суга.

Кайтып җылы яклардан

Сыерчыклар җыр суза.
Апрель
Елгалардан бозлар ага,

Әй балалар куана.

Агачларның бөреләре

Йокысыннан уяна.
Май
Имәннәр күлмәген кия,

Үләннәр баш калкыта.

Яфрак исләре тарала,

Алмагач чәчәк ата.
Июнь
Сайрый-сайрый кошлар оча,

Зәңгәр күкләрне иңләп.

Болын чәчәккә күмелә,

Үләннәр үсә гөрләп.
Июль
Җәйнең иң кызу чаклары,

Кызаралар җиләкләр.

Күләгәгә яшеренгән

Җәнлекләр һәм бөҗәкләр.
Август
Бакчаларда җиләк-җимеш,

Яшелчәләр өлгерә.

Барысы үзенә дәшә,

Син җыеп өлгер генә.
Сентябрь
Шау-гөр килеп, балалар

Мәктәпкә юл алалар.

Алтын яфрак - юлларда,

Гөлчәчәкләр - кулларда.
Октябрь
Көн ничә төргә үзгәрә:

Салкын җил исеп үтә.

Әле кояш чыгып ала,

Яңгыры явып китә.
Ноябрь
Соңлап кына көн башлана,

Төннәр озая бара.

Карлы яңгырлар да ява,

Җир туңа, катып кала.
Декабрь
Чын-чынлап кыш килеп җитте,

Тәрәзләрдә - бизәкләр.

Әкрен генә карлар ява,

Тәрәз шакый песнәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмээт Сезгэ бик зур итеп!Сезнен белэн якыннан танышуыма мин шатмын.Ижатыгызда зур унышлар телим!Алга таба да ижади дуслыгыбыз дэвам итсен!