Көмеш кыңгырау

Яраттыра беләләр

Әлмәт шәһәре, Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия укучылары яза.

 

Дүрт аяклы дускаем

Минем авылда яраткан этем бар. Ул такса токымыннан: үзе озын, үзе кечкенә. Без аның белән бик дус. Мин аңа тәмле ашлар, итләр ашатам, ул миңа рәхмәт әйтә: койрыгын селкетә. Кибеткә дә, бакчага да бергә барабыз. Түтәлләр утаганда да, мине ялгыз калдырмый. Кышлар җиткәч, тауларда шуабыз, өйгә кайтканда, минем чананы алып кайта.

Укулар башлангач, ял көннәрен түземсезлек белән көтеп алам, ә минем дүрт аяклы дускаем, сөенечен тыя алмыйча, яныма йөгерә.

Этләр – кешеләрнең беренче якын дусты!

Рамазан Шариазданов.

 

Минем шаян песием

Минем исемем – Аделия. Сезгә Гуля исемле песием белән булган бер кызыклы вакыйга сөйлисем килә...

Без беркөнне песи өчен ванна янына, су тутырып, чиләк куйдык. Берничә тапкыр ул анда чиләктән су эчәргә керде. Аннары мин аны уйната башладым: яраткан йомгагы бар, шуны ыргыта-ыргыта бардым. Аннары кинәт кенә йомгакны алдым да йөгердем, Гулям – минем артымнан. Без залга йөгереп кердек, ә анда мин аны куркыттым. Куркудан ул тиз генә борылды да ваннага таба йөгерде. Ваннаның кырыена сикереп менде, борылгач, минем залдан чыгуымны күрде һәм кинәт әйләнде дә ванна кырыенда басып кала алмады... Сулы чиләккә егылып төште! Чиләктән көчкә чыкты, юпь-юеш булды. Мин куркытуым өчен үкенеп тә куйдым. Менә шундый ул, минем шаян пескәем!

Аделия Гарипова

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: