Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк урта мәктәбендә күренекле шагыйрь, язучы-публицист, журналист Әхмәт Гаделгә багышланган укучыларның фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чара Татарстан мәгариф министрлыгы, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге, Зур Мәшләк урта мәктәбе белән берлектә оештырылган иде.