Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ихтирамга лаек әниләр!

Шәһәребездә гөрләп әниләр бәйрәме үтте. Безнең 41 нче “Умырзая” балалар бакчасында да бу бәйрәм күңелләрдә матур эз калдырып, тирән эчтәлекле итеп үткәрелде.

Балаларым башкаларга үрнәк булсын дисәң, балаларны түгел, үзеңне тәрбиялә. Алар барыбер синең кебек була, дигәннәр акыл ияләре. Замана әниләре яшь һәм матур гына түгел, ә, алларына югары максатлар куеп, үз дигәннәренә ирешә белүчеләр дә: миннән күреп балалар да башкаларга үрнәк булырлык итеп үссен. Шушы максатны күздә тотып, бакчада әниләр кулы белән эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Чынлап та бакчабызга йөрүче балаларның әниләре алтын куллы: ниләр генә уйлап чыгармаганнар да, ниләр генә ясамаганнар алар.

Әниләрнең иҗади эшләре арасында сюжетлы, декоратив рәсемнәр, бәйләү һәм чигү эшләре, сәйлән тезү һәм кисеп ябыштыру, табигый материал һәм тукыма эшләре бар иде.  Гомумән, бай эчтәлекле күргәзмәне һәркем кызыгып, озаклап күзәтте һәм нәрсәдән, ничек эшләнүен өйрәнде.

Ә күргәзмә оештыруның тагын бер сере – бу кул эшләрен алар балаларны иҗат эшчәнлегенә тарту, кызыксындыру өчен, бергәләп эшләгәннәр. Бәйрәмне оештыру процессында файдалы эш белән шөгыльләнү ихтыяҗын формалаштыру максатыннан, барыбыз бергәләп оештырдык бу күргәзмәне.

Ә музыка залында әниләрне зур түземсезлек белән балалар каршы алды. Бәйрәм тамашасын бакча мөдире Рәсулова Маргарита Хәмитовна ачып җибәрде. Ул залдагы кунакларны бәйрәм белән котлап, иң җылы һәм мәгънәле теләкләр җиткерде. Балалар бакчасы белән әти-әниләр тыгыз элемтәдә булып, балаларның тәрбияле һәм белемле итәр өчен тиешле нәтиҗәләргә бердәмлек белән генә ирешеп була, диде.

Менә бәйрәм концерты башланып китте... Экранда үзенең нарасыен кочкан әни елмаеп тора һәм балалар “Әнием” җырын башкаралар. Кунакларга бу җыр көчле тәэсир итте. Шулай итеп, балалар әниләренә берсеннән берсе күңелле концерт номерларын һәм әкият күрсәттеләр. Бу бәйрәм балаларның да, әниләрнең дә күңелләрендә озак сакланыр. 

Чаллы шәһәренең 41нче “Умырзая” балалар бакчасыннан Зәкия Фәтхуллина.

Вера Березина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев