Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Дуслашырга теләсәгез, минем янга килегез!

Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе директоры, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Арсланова шигырьләре.

Ике көрәк

Ишегалдында сөялеп

Торучы ике көрәк,

Берзаман бәхәскә кергән:

«Кайсыбыз эшли күбрәк?»

 

Кар көри торганы:«Мин, – ди, –

Кыш буе кар көрәдем,

Тик синең генә мин бер дә

Эшләвеңне күрмәдем.

 

Ишеккә сөялеп тордың

Син карап читтән генә,

Ай-яй, бик ялкау икәнсең,

Миннән үрнәк ал менә!»

 

Шулай бәхәсләшә торгач,

Яз да килеп җиткән, ди.

Хуҗа җир казый торганын

Хәзер эшкә җиккән, ди.

 

Кар көри торган зур көрәк

Барысына төшенгән,

Дустына әйткән сүзләргә

Ул хәзер бик үкенгән.

 

Җир казый торган көрәккә

Юк сокланмаган кеше.

Һәр хезмәтнең үз вакыты –

Һәр коралның үз эше.

 

Кыш бабай ник чирләгән?

Кышның нәкъ уртасында

Кыш бабай чирләп киткән,

Кар кызы куркуга калган,

Нишләргә белми икән.

 

Кинәт кенә карлар эреп,

Тама башлаган тамчы.

Кош-кортлар да шатланышып,

Яз җырын җырламакчы.

 

Бу үзгәрешләрне күреп,

Кар кызы бик кайгырган,

Кыш бабайны дәваларга

Табибларны чакырган.

 

Бер-бер артлы чиратлашып,

Килгән икән биш табиб:

– Чирен генә Кыш бабайның

Булмый, диләр, бит табып.

 

– Чирем юк, – дигән Кыш бабай,

Үпкәм бар балаларга,

Компьютер белән мавыгып,

Чыкмыйлар урамнарга.

Телевизор да уеннан

Кадерлерәк аларга.

 

Белдегезме, Кыш бабайның

Нидән чирләп киткәнен?

Урамда, балалар, сезне

Шома боз, тау көткәнен...

 

Чыгыгыз сез рәхәтләнеп

Саф һавада уйнарга,

Кечкенәдән чыныгырга

Кирәк һәрбер  балага.

 

Сезгә карап, Кыш бабайның

Кәефе күтәрелер,

Яңа елда, бүләк тотып,

Гел яныгызга килер.

 

Үсәсем килә

Рәзилә табын янында

Һәрвакыт көйсезләнә,

Тик кенә утыра белми,

Һаман нидер эзләнә.

 

Ботка бирсәң, башын бора,

Ашны да читкә этә,

Әнинең өстәлгә конфет

Куйганын гына көтә.

 

Чихуахуаны күреп,

Бервакыт ул шаккаткан,

Әнисе аңа, хәйләләп,

Болай диеп аңлаткан:

 

«Бу эт һәрвакытта баллы,

Татлы гына яраткан,

Табын янында синең күк,

Аш, боткадан баш тарткан».

 

«Юк! – диеп башын селкегән,

Уйга баткан Рәзилә:

– Мин башка киреләнмәм, – ди,

Минем үсәсем килә!»

 

Кунак кызы

Каладан безнең күршегә

Бер кунак кызы кайтты,

Аның матурлыгын күреп,

Бөтен авыл шаккатты.

 

Түфлиләре ялтыр-йолтыр,

Күлмәге дә чәчәкле,

Хәтта бантигы да аның

Күбәләктәй, бизәкле.

 

Дуслашырга, диеп керде

Аның белән Зәринә.

Кунак кызы борылып та

Карамады үзенә.

 

Гел көзгедән алмый күзен,

Соклана үз-үзенә:

«Мин дә мин», – дигән мактану

Аның һәрбер сүзендә.

 

Шунда ук хәбәр таралды,

Бетте бөтен кызыгы –

Башка беркем дә дәшмәде

Уйнарга күрше кызын.

 

Бергә күңелле

Уйнарга бик тә ярата

Минем сеңлем Нәбирә.

Үзе әле бик юмарт та,

Ни сорасаң да бирә.

 

Сорасаң курчагын: Мә! – ди,

Тик бергәләшеп уйныйк...

Төсле карандашлар суза:

– Рәсем ясыйк, тик тормыйк.

 

Икәүләп шулай уйнавы

Бигрәк күңелле, димәк,

Күңелсез булмасын өчен,

Бергә уйнарга кирәк.

 

 

Шаян турында әкият

Якындагы урманда,

Бик матур зур аланда

Яшәгән, ди, куяннар,

Бар да уңган булганнар.

 

Тик Шаян исемлесе

Бер дә эшли белмәгән,

Әти-әнисенең сүзен

Колагына элмәгән.

 

Көннәр буе уйнаган ул,

Уеннан һич туймаган.

Әллә инде уйнап кына

Яшәрмен, дип уйлаган?

 

Тауга барырга булган ди,

Бервакыт кышкы кичтә.

«Йөрмә!», – дисәләр дә аңа

Тыңламаган ул һич тә.

 

Шаян биек тауга менеп,

Чана шуып уйнаган.

Янына төлке килгәнен

Шуңа абайламаган.

 

Әй шуа, ди, әй шуа, ди....

Берчак, туктап караса,

Хәйләкәр генә, елмаеп,

Төлке тора лабаса!

 

Шаян югалып калмаган:

Тиз генә чабып киткән.

Төлке дә бик хәйләкәр шул:

Артыннан калмый икән.

 

Шулай чаба торгач, куян

Юлыккан ди бер өнгә.

Аюны да йокысыннан

Уяткан ул керүгә.

 

– Кем буласың? Син кайдан?

– И-и-исемем минем – Шаян.

– Нигә мине уяттың?

Кая дип, болай чаптың?

 

Авыр хәлдә калганлыгын

Көчкә аңлаткан куян.

Шуннан соң аю Шаянны

Өенә озатып куйган.

 

Сөенгән әти-әнисе

Шулчак куянны күреп.

Рәхмәт әйтеп, аюга бал

Җибәргәннәр, ди, биреп.

 

Менә шул көннән Шаян да

Үзгәргән яхшы якка.

Аю белән дә дуслашып,

Йөрешәләр кунакка.

 

Дәфтәрдәге хәлләр

 

Матур язу дәфтәрендә

Бервакыт купкан гауга.

Хәрефләр тавыш чыгарган,

Ачуланып Айнурга.

 

– Башка чыдар хәл юк, – диеп,

Сүзне башлаган ди «А».

– Мине бит «Н» белән бутап,

Укый укытучы апа.

 

– Сез миңа күз төшерегез, –

Дип зарланган язма «Р» (эр)

Әллә «П» мин, әллә «К» (ка) мы,

Мине кем танып белер?

 

Бер-бер артлы бар хәрефләр

Моң-зарларын түккәннәр.

Айнурның дәфтәрен ташлап,

Кайтмыйбыз, дип, киткәннәр...

 

Айнур дәфтәрен ачса,

Шаккаткан, ди, берни юк:

Ап-ак, ди, дәфтәр битләре,

Бөтенләй язмаган күк.

 

Кинәт шунда колагына

Бер тавыш ишетелгән.

Тыныш билгесе – дәү нокта

Түзмәгән, телгә килгән.

 

– Дәфтәреңдә ямьсез итеп,

Тырышмыйча язгансың.

Хәзер менә күрәсеңме,

Хәрефләрсез калгансың.

 

Айнур ноктага ялынган:

– Тап, зинһар, хәрефләрне!

Нәрсә әйтер укытучым,

Күрсә минем дәфтәрне?

 

Кызганган нокта малайны,

Хәрефләрне чакырган.

Айнур аларның һәммәсен,

Төзәтеп язып куйган.

 

Хәзер Айнурның дәфтәрен

Үрнәк итеп куялар.

Хәрефләре сәйләннәрдәй

Тезелешеп торалар.

 

Иң тәмле ул нәрсә?

– Иң-иң тәмле нәрсә? – диеп,

Сорады миннән әби,

– Иң тәмле ул – кәнфит инде,

Әллә шуны белмим, ди.

 

Кәнфит шундый баллы, татлы...

Тәме телне йотарлык.

Күпме генә ашасак та,

Түгел һич тә туярлык.

 

Тик бервакыт шундый итеп,

Чеметеп алды тешне,

Кәнфитне төкереп аттым

Бозган өчен кәефне.

 

Күзләремнән утлар чыкты,

Теш сызлый бертуктамый,

Әни: «Табибка, – ди, – сине

Алып бармыйча булмый.

 

Ак халатлы, ак калфаклы

Табиб тешне карады.

Хәйран гына азаплагач,

Ул тешемне ямады.

 

Артык мавыкмаска булдым

Шуннан соң кәнфит белән

Тәмле әйберләр дә кайчак

Усал булалар, беләм.

 

Тел бистәсе

«Тел бистәсе, – диеп мине,

Дус-туганнар үртиләр,

Бер генә минут булса да,

Дәшми тор әле», – диләр.

 

Әйтәсе килгән сүзләрне

Булмый гына туктатып.

Дәресләрдә ни булганын,

Сөйлим мин өйгә кайтып.

 

Әгәр дустым телсез торса,

Басып такта янында,

Мин инде аңа, әлбәттә,

Ярдәм итү ягында.

 

Тәнәфестә дусларыма,

Сөйлим мин укыганны:

Җәйге ялда маҗаралы,

Төрле хәлләр булганны.

 

Дусларым күп булмас иде,

Авызыма су капсам,

Каш астыннан гына карап,

Әгәр дәшми утырсам.

 

Тел бистәсе, диеп мине,

Әйдә үрти бирегез.

Дуслашырга теләсәгез,

Минем янга килегез!

Рәхимә Арсланова – тумышы белән Лаеш районы Державино авылыннан. Бүгенге көндә Казанда яши, Абдулла Алиш исемендәге 20нче татар гимназиясе директоры, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе.

Рәхимә Минвәли кызы – дүрт китап авторы: балалар өчен кызыклы шигырләр, әкиятләр яза ул. Шигырьләре матбугат битләрендә, җыентыкларда басыла, төрле чараларда кулланыла. Әле яңа гына Татарстан китап нәшриятында «Кунак кызы» исемле бик матур китабы дөнья күрде Күп кенә шигырьләрен Америкада яшәп иҗат итүче Сурайя Гайнуллина русчага тәрҗемә иткән, алар «Сәяхәтче – Путешественник» һәм «Әкиятләр – Сказки» дигән исем астында басылып чыккан. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты.

Рәхимә Арсланова табышмаклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев