Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туры сүзнең – кыегы бар, дөрес сүзнең – ялганы

Рәхимә Арслановадан шигырьләр, табышмаклар һәм телшомарткычлар.

Әниемне яратам

Әниемнән матуррак

Кеше юктыр дөньяда.

Миңа шундый рәхәт була

Әни янда булганда.

Карлыган шикелле кара

Әниемнең күзләре,

Чия кебек иреннәре,

Алма кебек йөзләре.

Эш сөючән куллары да

Мамыктан йомшаграк,

Мин әниемне яратам―

Әни мине ... ныграк.


СҮЗЛӘР

Туры сүзнең – кыегы бар,

Дөрес сүзнең – ялганы,

Каты сүзнең – йомшагы бар,

Яхшы сүзнең – яманы.

 

Тозсыз сүзләр дә булгалый,

Уйлабрак сөйләмәсәң.

Гел телсез дә калып була, -

Бөтенләй сөйләшмәсәң.

 

Нәрсә әйтәсе булсаң да,

Бер сөйлә, ике уйлап,

Артык сөйләгәннәрнең дә

Сүзе хаталы була.

 

Тәмле, татлы, матур сүзләр –

Җаннарыбызга рәхәт.

Авыр, яман, гайбәт сүзләр –

Күңелләргә җәрәхәт.


Әниемнең гөлләре

Үсә тәрәзә төбендә

Әниемнең гөлләре,

Салават күпере кебек

Төрле төсле үзләре.

 

Әнием өйдә юк чакта

Гөлләр дә моңсулана,

Ә ул кайтып керү белән

Алар гүя жанлана.

 

Мин генә түгел, әнине

Ярата шул гөлләр дә,

Кояш кебек туган жирне

Яктырта әниләр дә.


Табышмаклар, телшомарткычлар

А а

Көзен өлгереп пешә ул,

Син дә ашамый калма,

Үзе сусыл, түгәрәк

Бик тәмле, кызыл ....

(алма)

*******

―А-а-а,― дип кычкыра Алсу,

Аңа, дисез, ни булган,

Алсуның ал күлмәгенә

Бал корты килеп кунган.

***** ******

Әә

“Аның куллары да йомшак !”―

Шулай диде бер нәни.

Мин аны бик тә яратам,

Чөнки ул минем...(әни)

 

Әнисәне күр әле,

Бигрәк матур күлмәге!

Әнисенең Әнисәгә

Ул туган көн бүләге.

Бб

Мисал һәм мәсьәләләрне

Һәрчак уйлап, дөрес чиш.

Тырышып укыганнарга

Мәктәптә куялар.... ( биш)

 

Бу-бу-бу,бу-бу-бу...

Нәрсә булыр икән бу?

Быргы кычкырта Марат

Як-якларына карап.

Вв

Алма, груша, чияне

Үзем дә яратам мин.

Әни дә бик файдалы, ди

Аларда күп ..... ( витамин)

 

Вахит вакытны тотам, дип

Вакыт артыннан чаба.

Вакыт тоттырмый Вахитка,

Гел бара алга таба.

Гг

Эшләпәсе бик килешле,

Бик тә яратып кия.

Бер аягында торса да,

Аңа һәркем баш ия. (гөмбә)

 

Гөлләр үстерә Гөлия

Бигрәк матур, күр әле,

Гөлчәчәкле алан кебек

Гөлиянең күлмәге.

Дд

Елга түгел, күл түгел,

Суы чиста, күрегез.

Җәй көне безне чакыра

Ял итәргә бу ―....( диңгез)

 

Дәү әнием белән килдек

Ял итәргә диңгезгә,

Диңгез суы һәм һавасы

Файдалы,- диләр безгә.

*****************

Е е

Бөгәрләнеп чирәмдә

Бик озын бер бау ята.

Балаларны гына түгел ,

Олыларны куркыта... (елан)

 

Ялтыр-елтыр күзләре,

Бигрәк матур үзләре.

Уңны –сулны барлыйлар,

Игътибарсыз калмыйлар.

Көне буе күзлиләр,

Аннан йокы эзлиләр.

Жж

Күтәрелеп карадым да ―

Исем китте буена,

Башы бәләкәй булса да,

Бигрәк озын муены. (жираф)

 

Ж-ж-ж, ―дип уза машиналар

Кая ашыга алар?

Юл аркылы чыкканда

Сак булыгыз, балалар.

Җ җ

Үзе күрми дә ,ишетми,

Ләкин сызгыра белә.

Ишекләрең ачык булса,

Өеңә килеп керә. (җил)

 

Җәмилә җырлый-җырлый

Урманда җыя җиләк,

Җырлый-җырлый җыя торгач,

Җиләк булган бер чиләк.

Зз

Аю, жираф, төлкене,

Бүре, челән, ләкләкне,

Маймыл, лачын, ишәкне...

Күрәсегез киләме?

Килсә , сузмый озакка

Барыгыз .... ( зоопаркка)

 

Зәримәгә зәңгәр күлмәк

Тегеп бирде әнисе,

Зәңгәр тасма белән чәчен

Үреп куйды әбисе.

************************

Очып йөри бал корты

Очып йөри быз-з-з да быз-з-з:

Бирегез-з-з! - ди миңа да,

Мин дә яратам карбыз-з-з.

И и

Аны көн дә ашасак та,

Бер дә туйдырмый, димәк,

Һәр кешенең өстәлендә

Гел торсын йомшак... ( икмәк)

************

Иртән торып идән юды,

Иренмәде Илсөяр,

Илсөяр кебек кызларны

Үскәч, бөтен ил сөяр.

Йй

Ул да кышын аю кебек,

Ябынып йомшак юрган,

Язга кадәр рәхәтләнеп,

Өнендә йоклый ....( йомран)

 

Йолдызлар күктә җемелди,

Өендә йоклый Йолдыз.

Йокының тәмле икәнен

Белә шул бу уңган кыз.

К к

Башыннан да, ахырыннан да

Бу сүзне укып була.

Сары түгәрәк эченә

Файдалы орлык тула. (кабак)

 

Кара, карга кар-кар, диеп

Килеп кунды каенга.

Кара карга кар-кар диеп,

Ни сөйли саесканга?

Л л

Иң яраткам дәресләрем-

Математика,сызым.

Бар әйбернең озынлыгын

Әйтеп бирәм берүзем. (линейка)

*********

Ләйсән лилияләргә,

Ландышларга су сибә,

Лилия юган сөлгеләр.

Кояш астында кибә.

 

Ләйсән белән Лилиягә

Юк сокланмаган кеше.

Уңган кызларның һәрвакыт

Җырлап бара һәр эше.

М м

Көндез,йоклый,

Төнлә сакта -

Тычкан, күсене тота (мәче)

**************

Маратка бүген әтисе

Машина бүләк итте.

Марат машинасын тотып,

Урамга чыгып китте.

Н н

"Бәйрәм мөбәрәкбад!"― диеп,

Яңа елны көтәләр.

Кыш көне түгел, язын

Аны бәйрәм итәләр.

Милли бәйрәмне халыкта

Ничек атап йөртәләр? (Нәүрүз)

*****************

Наратларның нигә икән

Чәнечкеле энәсе?

Энә белән Наиләнең

Бик килә бит тегәсе.

***************

О о

Җиргә күмеп куялар,

Көз уңышын җыялар. (орлык)

**************

Оча күктә, бик биектә

Зур канатлы кош.

Кош түгел ул, ә Мәскәүгә

Очучы очкыч.

**************

Очалар күктә торналар,

Очалар карлыгачлар.

Аларга кул болгап кала

Урмандагы агачлар.

Өө

Суыктан сакланырга

Йокларга көне-төне―

Аюга бик кирәк булыр

Кышын уңайлы ...(өне)

 

Өрәңгенең өч яфрагы

Өзелеп төшкән җиргә.

Өрәңгенең яфракларын

Төшерәм мин рәсемгә.

*********************

Өф-өф итеп, өф-өф итеп.

Мин тузаннарны сөртәм.

Әнинең эштән кайтканын

Өй җыештырып көтәм.

П п

Әллә бик күп эшләгән,

Бу ат бер дә үсмәгән. (пони)

**********

Песиемнең тәпиләре

Туңмасын, дидем.

Тәпиләренә бик матур

Башмак кидердем.

Рр

Бу сүзне ишетүе

Күңелгә шундый рәхәт.

Әгәр әнигә булышсам:

―Ай, кызым, - ди.―Зур...(рәхмәт)

*****************

Рәшит рульне туры тота,

Як-ягына каранмый.

Руль артында игътибарны

Югалтырга ярамый.

******************************

Сс

Йөзми анда үрдәк , каз ...

Бу баткак урын, бу...(саз)

 

Әйтмәде миңа: "Сугам!",

Ләкин елатты ....(суган)

**********

Салават күперенең сез

Ничә төсе бар?-―дисез

Сигез түгел, җиде генә

Әллә шуны белмисез.

 

Кызыл, сары, кызгылт-сары

Аннан яшеле,

Зәңгәр, куе зәңгәрдән соң

Шәмәхәсе бар әле.

*********************

Светофорның өч күзе,

Өч күзенең ―өч сүзе.

Юл чатында тәртип саклый

Күзен кысып берүзе.

Тт

Кышын эшләтеп булмый,

Җәй, көзен ул тик тормый (тырма)

 

Ашыкмый ул өенә

Тик йөри үз көенә.

Өе һәрчак үзендә,

Ул шуңа бик сөенә. (ташбака)

************

Трактор, тыр-тыр килеп

Кайтып килә кич эштән,

Тракторны күрергә, дип

Тимур чыккан ишектән.

*****

Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып,

Яз:”Килдем!”―дип хәбәр итә

Түбәдән тамчы атып.

Уу

Өй эче гел гөжләп тора,

Тавышлардан һич тынмый.

Өйдәгеләр бик уңганнар:

Берсе дә эштән туймый... (умарта)

***************

Уеннан һич уйнап туймый,

Уйный да уйный Марат,

Уенда гел уен булса,

Маратның эше харап.

****

Үү

Бер оста ятьмә үрә,

Уңган булганга күрә.

Ятьмәсен суга салмый,

Чебеннәрне сагалый. (үрмәкүч)

********************************

Үти-үти, үрдәкләр,―дип

Үрдәкләргә җим сибәм.

Үрдәкләремне ашаткач,

Үзләрен күлгә илтәм.

 

Үрдәкләрем, тезелешеп

Күл янына киләләр.

Судан куркып тормый алар,

Чөнки йөзә беләләр.

Фф

Әрекмәндәй колаклары ,

Озындыр борыннары,

Төймә кебек күзләре

Зур шар сыман үзләре! (фил)

*****************

Фәрит, фонарь тотып, кичен

Урамда кемне күзли?

Фәрит, фонарь тотып, көндез

Төшкән сәдәфен эзли.

**********************

Фәйрүзә белән Фирүзә

Бер сыйныфта укыйлар.

Игезәк кызлар булганга,

Аларны еш бутыйлар.

Хх

Аны безнең бакчаларда

Син эзләп йөри күрмә.

Үсә тик җылы якларда

Файдалы, татлы ...(хөрмә)

*********

Хат ташучы Хәтирә апа

Безгә бер хат китергән.

Хатыйп абый Армиядән

Безгә хәбәр җибәргән.

*****************

Һһ

Заяга үтмәс көннәрең,

Әгәр булса ... (Һөнәрең)

*********

―Һау-һау,―диеп өрә Акбай,

Һау-һау, ди, бертуктамый.

Һавада очкан кошларга

Ул шулай өреп яный.

************************

Цц

Бик күп хайван, җәнлекләр

Зур бинага җыелган.

Берсе уйный, берсе бии―

Барысы артист булган.

Бу тамашаны безгә

Кайда була күрергә?(циркта)

******

Цирк-күңелле тамаша,

Циркуль сызып маташа.

“Цирк һәм циркуль― тамырдашлар”,-

Дип Шамил бик ялгыша.

 

Чч

Көне буе чырык-чырык

Чыркылдашалар алар.

Тәртипсез балалар кебек,

Сугышып та алалар. ( чыпчыклар)

***** *******

Чи-чи, чи - чи, чи,чи

Чыелдый тычкан, күрче!

*******************

Шш

Кара урманда яши, ди,

Бармакларын күр әле!

Тукай абыебыз язган

Әкияттәге ...... (Шүрәле)

****

Шәвәлине беләсезме?

Шәвәли― шаян ул,шук,

Шәвәлинең шаярмаган Бер генә көне дә юк.

*************************

Щщ

Тешләремне агартырга

Ул миңа гел булыша.

Киемнәрем пычранса да,

Чистартырга тырыша ( щётка)

***

Щетка белән тешләремне

Чистартам иртә-кичен,

Щеткам бер дә ялкауланмый

Оста белә үз эшен.

ъ ь

Нинди тавышсыз хәрефләр

Сөйләмдә кулланылмый?

Ләкин алардан башка бик күп сүз

Хәтта дөрес язылмый. (ъ, ь)

Ыы

Тезелешеп бер- бер артлы

Комбайннар чыга кырга.

Алар җыйган мул уңышны

Җибәрәләр.....(ындырга)

********

Ылыслы чыршы, наратны

Аптырыйм менә күреп,

Ылыслары энә кебек,

Булырмы икән тегеп?

Ээ

Бер дускаем бар минем―

Мин уйныйм аның белән.

Өемне бикләмәсәм дә,

Ул аны саклый ,беләм. (эт)

******

Энә алып кулыма

Чигү чигәм энемә.

Кулъяулык бүләк итәрмен

Аның туган көненә.

 

Кинәт элмәктән эшләпә

Төшкән этнең башына,

Йөри торган эшләпә

Килгән энем каршына.

 

Эт кебек өреп җибәргән

Эшләпә энекәшкә.

Энем гаҗәпләнеп калган

Бу сәер күренешкә.

************************

Юю

Үзе мәчегә охшаган,

Сырлы-сырлы тун кигән.

Ул безнең зоопаркка

Кайлардан килде икән? (юлбарыс)

********

Юлчы юлдан юлга карап,

Юкка гына килмидер,

Бәлки, юлчы юлдан барып,

Юл азагын эзлидер.

Яя

Зәңгәр күктә кояш балкый,

Көн матур, җылы, аяз.

Кышкы йокыдан уята

Табигатьне ямьле…( яз)

**************

Яңгыр, яңгыр, тукта инде

Әллә килдең кунарга?

Яңгыр,яума, дуслар белән

Бирче, зинһар, уйнарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь шигырьләр табышмак телшомарткыч