Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Чәкчәк бәйрәме

Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне борынгы әби-бабаларыбызның рухи хәзинәсе булган милли бәйрәмнәрдән башка күз алдына китереп булмый.

Без, 58нче “Тирәккәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре халкыбызның борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләренә, фольклор әсәрләренә зур игътибар бирәбез. Балаларга татар халык мәкальләрен, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, бишек җырлары, бармак уеннары өйрәтәбез. Әкиятләрне сәхнәләштерәбез, милли бәйрәмнәр үткәрәбез.

Бакчабызда 4 татар төркеме эшли. Һәр төркемгә 27-28 бала йөри. Әти-әниләр балаларын татар төркемнәренә бик теләп бирәләр. Күптән түгел бакчабызда “Әниләр көне” уңаеннан “Чәкчәк бәйрәме” үткәрдек. Бәйрәмебез, барлык килгән кунакларга да бик ошады. Бәйрәм сценариен “Көмеш кыңгырау” газетасын даими укып баручы хезмәттәшләремә дә тәкъдим итәм.

 

Максат: Балаларны татар халкының милли бәйрәме – “Чәкчәк бәйрәме” белән таныштыру.

Бурычлар: Балаларны кунакчыл, ачык йөзле булырга өйрәтү.

Халык авыз иҗаты әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен формалаштыру.

Халкыбызның милли бәйрәмнәренә, гореф-гадәтләренә, авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту.

Бәйрәм барышы.

Авыл өе күренеше. Музыка астында татар халык киемнәреннән алып баручы чыга.

А.б. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Татар халкында милли бәйрәмнәр бик күп: “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Сөмбелә”, “Орчык бәйрәме” һәм башкалар. Ләкин кызганычка каршы, бу бәйрәмнәрнең күбесе онытылып та бара инде. Бүген без сезнең игътибарыгызга “Чәкчәк бәйрәме” тәкъдим итәргә булдык. Бу бәйрәм “Әниләр көне” хөрмәтенә сезнең балаларыгыздан һәм безнең “Тирәккәй” балалар бакчасы хезмәткәрләреннән дә бәйрәм бүләге булсын. Алкышлар астында балаларны каршы алыйк.

“Әссәләмәгәләйкүм“ җыры (Госман Садә сүзләре, Резидә Әхиярова музыкасы) астында милли киемнәр кигән балалар бүлмәгә керә, ярымтүгәрәк ясап басалар.

1. Кунакларны каршы ала,

Ипи, тоз, баллы чәкчәк,

Татар халкы кунакларын,

Көткән, көтә, көтәчәк.

2. Һичкем аны табынына

Күрсәтергә куймаган.

Халкым яраткан кунагын

Чәкчәк белән сыйлаган.

3. Баллы да ул, татлы да ул,

Әнкәй пешергән чәкчәк,

Тыныч булсын, якты булсын,

Матур булсын киләчәк.

4. Майдай йомшак күңелебез

Балдай татлы телебез.

Чәкчәк кебек бердәм булып

Дус яшәргә телибез.

5. Әйдә бергә җырлыйк әле

Балачак – матур чәчәк.

Байлык, муллык билгесе ул

Өйләрдә баллы чәкчәк.

 

Җыр: “Чәй эчәбез бергәләп” (А.Минһаҗев сүзләре, Р.Сәрвәров көе)

(Балалар утыралар)

(“Мөршидә-Хөршидә” юмористик программасыннан алынган көй куела. Үзәк стена янына куелган өйнең тәрәзәсеннән өйдә ут кабынганы күренә. Мөршидә әби өйдә утыра. Ишектән Хөршидә әби керә. Өйнең тәрәзәсен шакый).

Хөршидә. Мөршидә, ахирәтем, син өйдәме?

Мөршидә. Өйдә, өйдә, күршекәем, кер әйдә!

Хөршидә. Мөршидәкәем, тизрәк бул, “Тирәккәй” балалар бакчасына “Чәкчәк бәйрәме” нә чакырганнар иде бит. Соңга кала күрмик.

Мөршидә. Карале, ахирәткәем, кайсы күлмәгемне киим микән? Менә бу шәмәхә күлмәгем ничек булыр икән?

Хөршидә (көлә). Ии, ахирәтем, бу күлмәгеңне 18 яшеңдә кигән булгансыңдыр, хәзер сыймассың шул инде.

Мөршидә. Шулай дисеңме? Ә менә бу агы ничегрәк?

Хөршидә. Бик ак булыр, туй күлмәгенә охшаган, сиңа килешмәс.

Мөршидә. Алайса, кайсын киим соң?

Хөршидә. “Бикә бизәнгәнче, туй узган”, ди. Син киенгәнче бәйрәм бетәчәк. Өстендәге чәчәкле күлмәгең дә бик килешле. Әйдә киттек. (Мөршидә таякка таянып өйдән чыга)

Мөршидә. Туктале, иннек сөртмәдем бит (кире кереп китә).

Хөршидә. Карчык кешегә нинди иннек? Син болай да матур! Әйдә инде тизрәк.

Мөршидә. Шулай дисеңме? Туктале төймәмне булса да тагып чыгыйм (кереп китә, төймә киеп чыга). Туктале, Хөршидәкәем, ничек барабыз соң, минем билетым юк бит.

Хөршидә. Ии, ахирәткәем, безгә балалар “Чакыру билеты” җибәрде бит. Әйдә инде, зинһар, тизрәк.

(Хөршидә-Мөршидә көе куела, әбиләр керәләр).

Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, балалар!

А.б. Исәнме, Хөршидә әби! Исәнме, Мөршидә әби! (кул биреп күрешә).

Без бүген балалар, кунаклар белән “Чәкчәк бәйрәме” нә җыелдык.

Мөршидә. Бик күркәм бәйрәм үткәрергә уйлагансыз. Афәрин!

Хөршидә. Без дә яшь чакта төрле-төрле бәйрәмнәр үткәрә идек, и рәхәтләнеп бии идек, җырлый идек, таң атканчы уйный идек.

А.б. Әбиләр, үзегезнең яшь вакытта уйнаган уеннарыгызны балаларга да өйрәтегез әле.

Мөршидә. Әйдәгез, “Йөзек салышлы” уйныйбыз. Йөзекне мин салам.

Хөршидә. Юк инде, әйдә саныйбыз, хәрәмләшергә ярамый.

Бер бала саный: Чәкчәк, коймак, пәрәмәч, кыстыбый, йомшак күмәч,

Гөбәдия, кош теле, син утыр, син кил бире.

 

Уен: “Йөзек салыш” (Татар халык бию көе куела)

1 нче бала: Кемдә йөзек, сикереп чык!

Балалар: Бер җырламый урын юк.

Җыр: “Рәхмәт, әнием” (А. Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева көе)

2 нче бала: Кемдә йөзек, сикереп чык!

Балалар: Бер шигырь сөйләми урын юк!

Шигырь: «Кунаклар» (Шәүкәт Галиев)

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын.

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

- Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

А.б. Бездә бүген “Чәкчәк бәйрәме”. Ә чәкчәкләр һаман пешмәгән. Кунаклар бит бездән чәкчәк көтә.

Уен “Чәкчәк пешерү”.

(Бер өстәлдә бер подноска сары төстәге киндер-сюрприз шарлары куела. Аларга ябыша торган тасмалар ябыштырылган. Балалар ике командага бүленеп, икенче өстәлдәге ике түгәрәк тәлинкәгә киндер шарларыннан “чәкчәк” өяләр. Әбиләр балаларның “чәкчәкләренә” игътибар итәләр, уңганлыкта, җитезлектә мактыйлар)

“Чәкчәк” шигыре.

Әнкәй пешерде чәкчәк,

Капкалыйм аны чәк-чәк,

Мин ашагачтын чәк-чәк,

Чәкчәк тә кими чәк-чәк.

Баллы чәкчәк,

Тәмле чәкчәк!

Кимесә шулай чәк-чәк,

Әбигә дә җитәчәк,

Бабайга да җитәчәк,

Тик кызганыч шунысы -

Барыбер бер бетәчәк.

А.б. Рәхмәт, Айлинә. Чәкчәк чынлап та бик тәмле чәй ризыгы. Балалар тхәзер килгән кунакларга бик матур итеп өстәл әзерлибез, диләр.

Уен: «Кунакларга өстәл әзерлә»

Бер өстәлгә 2 ашъяулык, ике чәй тәлинкәсе, ике чынаяк, ике кашык, ике чәкчәк куела. Каршы якта ике өстәл тора. Балалар ике командага бүленеп өстәл әзерлиләр. Уенның авырлыгы шунда, балалар кулларына бияләйләр кияләр. Бияләйләр юка материалдан, балаларның кулы размерында тегелә.

Җыр: “Чәй эчәбез бал белән”.

А.б. Балалар, бу дөньяда сезнең өчен әти-әнидән дә кадерле беркем дә юк. Ә әти-әниләрегез өчен сездән дә кадерле берәү дә юк. Безнең уенның исеме дә “Мин сине бик яратам” дип атала.

(5 әни урындыкларга утыра. Малайлар әниләре янына баса. Каршы яктагы тартмада кәгазьдән кисеп ясалган ирен формалары салынган. Музыка уйнауга малайлар берәр ирен формасын әниләренә алып килеп бирәләр, әниләренең битеннән үбеп, икенче ирен формасына йөгерәләр. Кайсы әнидә күбрәк ирен формасы җыела, шул җиңүче була. Икенче уенда 5 кыз урындыкларга утыра, әниләр йөгерә).

Мөршидә. Менә бит нинди уңган балалар! Без дә бәләкәй чакта, шундый кызыклы уеннар уйный идек. Ә үсә төшкәч кич утырулар, аулак өйләр була торган иде. Табышмаклар, мәкальләр әйтешеп, бик кызыклы үткәрдек яшь чакларны. Шул уеннарның берсен - “Уклау белән уен” ны сезнең белән дә уйнап алыйк әле.

(Балалар паласка түгәрәк ясап утыралар. Уклауның кызыл тасма бәйләнгән башы кемгә карый, шул бала мәкальнең башын әйтә, икенчесе дәвам итә)

- Тирләп эшләсәң – тәмләп ашарсың.

- Ипи, тоз - якты йөз.

- Дөньяда иң йомшак кул - әниләр кулы.

- Әткәй - шикәр, әнкәй - бал.

А.б. Балалар, хәзер тагын бер кызыклы уен уйнап алырбыз.

“Чәкчәк яшерү” уены.

Балалар түгәрәктә утыралар. Түгәрәктән ике бала сайлап алына. Бер баланың күзен бәйлиләр, ул чәкчәкне эзләргә тиеш, икенче бала чәкчәкне берәр баланың кулына тотыра. Музыка башлануга, күзе бәйләнгән бала чәкчәкне эзли башлый һәм музыканың яңгырашына игътибар итә. Чәкчәккә якынлашкан саен музыка көчлерәк, ерагайган саен көчсезрәк яңгырый башлый.

Мөршидә. Бигрәк матур бәйрәмгә туры килдек бит, ахирәткәем. Ярый килеп җитештек әле.

Хөршидә. Яшь чаклар искә төшеп, күңелләр тулып китте. (Яулык очы белән күзен сөртеп ала)

“Чәкчәкләр” уены. (“Ак калач” көенә җырлана. Уенга әниләр дә чакырыла.)

Әниләрнең бәйрәменә

Без пешердек чәкчәкләр

Чәкчәкләрне бизәр өчен

Без ясадык чәчәкләр.

Чәкчәкләргә карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән,

Менә шулай кысылган.

Чәкчәгеңне баллап ал,

Әниеңне сайлап ал!

(Балалар әниләре белән бииләр, уен азагында әниләрен урыннарына озаталар. Тәрбиячеләр балаларга үз куллары белән ясаган бүләкләрен өләшә)

Җыр: “Әниемә бүләгем”.

Җырның соңгы кушымтасына балалар әкерен генә адымнар белән әниләренә таба атлыйлар, җыр ахырында бүләкләрен тапшыралар.

А.б. Хөрмәтле кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Әгәр без шушы бәйрәмне үткәреп, сезнең эштән арып кайткан тәннәрегезгә әзрәк ял бирә алган булсак, теләгебезгә ирешкән булырбыз. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете теләп саубуллашабыз.


58 нче “Тирәккәй” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Илгина Гомәрова.

Фото: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A7%D3%99%D0%BA%D1%87%D3%99%D0%BA

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев