Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кыш бабайга хат

Без, Балык Бистәсе районы Юлсубино төп гомуми белем мәктәбе укучылары, могҗизалар тудырырга сәләтле Яңа елның төп кунагы саналган Кыш бабайга багышлап, унбиш көн эчендә ике чара үткәрдек.

Аның беренчесен Кыш бабайның туган көнендә уздырдык. Китапханәче апабыз безгә башка илләрдәге Кыш бабайлар турында да сөйләп китте: кайларда яшиләр, ниләр белән шөгыльләнәләр, бер-берсе белән аралашалармы...

Ул көнне Кыш бабайга хатлар яздык, иң элек аны туган көне белән котлап, тәбрикләү сүзләре язып үттек, соңыннан һәрберебез аңа үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны юлладык. Хатыбызның соңында, әлбәттә, бүләкләр дә сорамый кала алмадык инде. Шуннан түземсезлек белән җавап хатларын көтә башладык. 

Кыш бабайның безнең хатларны укырга вакыты булыр микән, чират җитәр микән, сорауларыбызга җавап язар микән, дип бик борчылган идек. Ә җавап хатлары озак көттермәде, безнең борчылуларыбыз юкка булып чыкты.

Кыш бабайга язылган барлык хатларны да ул үзе генә укымый, аңа яраннары булыша икән, бәхетебезгә безнең хатларны Кыш бабай үзе укыган һәм тиз генә җаваплар да язып салган. Ул җаваплардан без үзебезгә тагын да күбрәк мәгълүмат тупладык: ничек итеп ул компьютерда өйрәнгән, ничек ул ял итә, яз, җәй, көз айларын ничек үткәрә, ничә тел белә, гаиләсе бармы, аның имиджын кем кайгырта, Яңа ел бүләкләрен үз куллары белән әзерлиме...

Ә без сораган бүләкләр хакында ул болай дигән: «Мәктәптә дә, гаиләдә дә кем иң-иң үрнәк укучы, иң күркәм бала, мин барысын да белеп торам, ә андый укучыларны мин әлбәттә шатландырмыйча кала алмыйм».

Шуннан соң китапханәче апа безгә, Кыш бабайның тагын бер могҗизасы, безнең яшьтәге бер кызга әтисен табып бирүе турында сөйләп алды. Ул кыз “Сөюләрем сине хак минем” татарча телевизион фильмы герое Иркәгөл икән бит. Ул хатларын шигырь юллары белән дә язгалаган, без дә тыңладык ул шигырьне, башта ул кызны кызганган идек, әтисе табылгач без дә бик сөендек. Аллага шөкер, безнең мәктәптәге барлык укучыларның да әтиләре дә, әниләре дә бар, без бик бәхетле балалар икәнбез бит. Тик шулай да, без Кыш бабайдан бүләкләр өмет итәбез, еллар тыныч булсын, Кыш бабайлар килеп торсын, бүләкләре мул булсын, дибез.


Балык Бистәсе районы Юлсубино мәктәбенең дүртенче класс укучысы Мәдинә Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев