Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әнием – күңелем кояшы

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – “Әниләр көнен” үткәрдек.

Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Ә ана кеше өчен сабыеның елмаюлы йөзен күрү, яратуын тоюдан да олырак бүләк буламы соң? Әлбәттә, юк! Шуңа да бәйрәмнең иң кадерле бүләкләре – балалар үзләре булды. Аларның назлы сүзләре, матур җырлары, дәртле биюләре, һәр әнинең күңеленә хуш килде.

“Әни... Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Бүгенге бәйрәмебез дә, кадерле әниләр, сезгә багышлана!” Менә шундый җылы сүзләр белән, бәйрәмне тәрбияче Лилия Талиповна башлап җибәрде. Аңа балалар үзләренең шигырьләре һәм җырлары белән кушылдылар. Матур бию биеделәр. Ә Азалия, күңел түренә үтеп керерлек итеп, үзенең шигырен сөйләде. Айзиләбез кызлар белән бик матур җыр җырлады. Малайларыбыз да бик оста итеп керәшен халык җырын башкарып киттеләр. Бәйрәм барышында балалар, татар теле тәрбиячесе җитәкчелегендә әзерләнгән, татар халкының “Өч кыз” әкиятен куйдылар. Бәйрәмнән беркем дә читтә калмады, һәркем үз өлешен кертергә тырышты. Әниләребез дә төрле кызыклы уеннарда катнаштылар.

Бәйрәмнең ахырында, балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрне әниләренә тапшырганнан соң, барыбыз да, татарча бию көйләренә рәхәтләнеп биедек.

Күңелле җырлар, биюләр, уеннар, балаларга да, зурларга бик ошады. “Кояшкай” төркеменең әниләре, төркем тәрбиячеләре: Илүзә Мирдависовна, Лилия Талиповна һәм татар теле тәрбиячесе Минзада Салиховнага рәхмәтләрен җиткереп, матур теләкләр теләп, тагын да шундый кичәләрдә очрашырга теләк белдереп таралыштылар. Ә без - тәрбиячеләр, үз чиратыбызда үткәргән бәйрәмнән рәхәтлек, балаларыбыз өчен горурлык тоеп әниләребезне озатып калдык.

Чаллы шәһәре 50нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре Лилия Нургалеева, Илүзә Мирдәвисовна, татар теле тәрбиячесе Минзада Нургалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев