Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Кар бөртекләре бии

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләүче «Ак каурый» әдәби түгәрәге сезгә ялкынлы кайнар сәламнәрен юллый.

“Көмеш кыңгырау” газетасын бик яратабыз, һәр санына күзәтү ясап барабыз! Сезне “Белем җәүһәрләре”ндә зур җиңү яулавыгыз белән котлыйбыз! Сез һичшиксез югары дәрәҗәдә лаек моңа! Үзебезнең шигырьләрне газетада күргәч, чиксез шатланабыз һәм горурланабыз, сез күпме балага шатлык китерәсез, рәхмәт! Сезнең игътибарга яңа шигырьләребезне тәкъдим итәсебез килә. 

 

Сак бул, бозлавык!

Бөтен дөнья бозлавык,

Булмый ла һич кузгалып.

Бер адым атласаң,

Булмый икән тукталып.

 

Мәктәпкә шуып барасың,

Утырып көчкә кайтасың.

Син өйгә тизрәк йөгер,

Утырып калма, өлгер!

Рафикова Алина, 5нче «Л» сыйныфы укучысы.

 

Кем гаепле?

Чыршыны мин бизәдем,

Һәм мәчене чакырдым.

Ул чыршыга сикерде,

Матуркайны аударды.

 

Мәчем өйдән чыгып китте,

Әллә чыршыдан курыкты?

Бәлки гаеп эшләгәнгә,

Өйдән үк чыгып качты.

Асылгәрәева Риана, 5нче «Е» сыйныфы укучысы.

 

Көтәбез

Яумый да яумый кар,

Әллә ул безне оныткан?

Көн дә яумасмы дип көтеп,

Күзне алалмыйм офыктан.

 

Яумый да яумый кар,

Әллә инде күп эше бар?

Нишләргә белмичә урамда

Аптырап йөри балалар.

 

Яумый да яумый кар,

Әллә белмиме көткәнне?

Күпме вакыт кышкы уенсыз

Көннәр күңелсез үткәнне.

Газизуллина Азалия, 5нче «Е» сыйныфы укучысы.

 

Чыршы бизәүче

Яраткан һөнәремне

Күпме вакыт белмәгәнмен

Чыршы бизәү ич икән!

Шул талантны белмәгәнмен.

 

Әби инде моны белгәч,

Тыныч кына утырмый.

Минут саен миңа әйтә:

“Чыршыны бизәп булмый”

 

Әбидә дә бизәдем

Апада да бизәдем.

Әле күрше апалар

Туктаусыз чакыралар.

Закирова Әдилә, 5нче «Л» сыйныфы укучысы.

 

Нәрсә соң ул Яңа ел?

Нәрсә соң ул Яңа ел?

Кайсыгыз әйтеп бирер?

Минем өчен зур бәйрәм!

Ә сез ничек уйлыйсыз?

 

Тылсым һәм күңелле,

Бәйрәмнәрнең бәйрәме.

Чыршы астында көтә

Кыш бабайның бүләге.

Сагындыкова Лилия, 5нче«Б» сыйныфы укучысы.

 

Кар бөртекләре бии

 

Бәйрәмнәр уйлап урамнан барам,

Кар бөртеләре борыныма куна.

Эремичә һич, елмаеп утыра,

Мин шуңа елмаеп торам.

 

Кар бөртекләре җиргә төшәләр,

Ә мин һәркемгә назлы елмаям.

Рәхмәт әйткәндәй кар бөртекләре,

Биттән үбәләр, бииләр һаман.

Гатиятуллина Зилә, 5нче «Б» сыйныфы укучысы.

Җитәкчеләре - Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев