Көмеш кыңгырау

Бер темага өч хат

Хәерле көннәр, “Көмеш кыңгырау”!

Сезгә бер темага өч хат җибәрергә булдым әле. Укучыларыбыз шәһәр балалары булсалар да, авылны бик яраталар: туган як, туган җир турында язарга кушсаң, кайтып йөргән авылларын аеруча да яратып сурәтлиләр.

Әлеге язма авторлары Әлмәт шәһәре Р. Фәхретдин исемендәге гимназиянең 6нчы сыйныфына күчтеләр.


«Минем туган җирем ул - Кама Исмәгыйль авылы. Үзем Әлмәт шәһәрендә туып, анда яшәсәм дә, авылым табигатен мин күбрәк яратам. Бигрәк тә җәй айларында әниемнең һәм әтиемнең туган авылына еш кайтам. Анда һава һәрвакыт саф; кырлар, урманнар, болыннар бик матур; таулар, елга-күлләр бар. Җәйге эссе көннәрдә иртән иртүк елга буена балык тотарга төшеп утыру рәхәт булса, кичен урамга чыгып, дус-иптәшләр белән уеннар уйнау бик кызык. Урманга барсаң, җир, каен җиләге, гөмбәләр җыеп була. Туган җирем табигате турында никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый.

Мәңге яшә син, авылым!

Хәмидуллин Вилдан


“Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән...” - дип язган бөек шагыйребез Г. Тукай. Минем дә сезгә туган ягым турында сөйлисем килә. Мин Әлмәттә туып үссәм дә, туган җирем Ирекле авылы диеп саныйм. Ирекле авылы Азнакай районының куе урманлы ягында ук урнашкан. Безнең авыл бәләкәй булса да, ул бик матур. Авыл уртасындагы ике урам арасында елга ага. Авылның кырыенда бик күп куе урманнар, чәчәкле-җиләкле аланнар һәм уҗымга бай басулар күп. Җәй көне мин анда бик еш кайтам. Кайвакыт без бабай белән балык тотарга барабыз. Бабай, безгә дә кармак биреп, балык тотарга өйрәтә. Ә кайвакыт бөтен туганнар белән урманга ял итәргә барабыз, табигать кочагында вакытны бик күңелле үткәрәбез. Кыш көне авылга Яңа ел бәйрәменә кайтам. Без, бөтенебез бергә клубка чыгып, анда концерт карыйбыз. Мин туган җиремне бик яратам. Сабирова Әдилә.


Башкортстанның Бакалы районында гүзәл табигатьле Токтагул авылы бар. Ул миңа икенче туган җир кебек. Минем әниемнең балачагы әлеге авылда үткән. Хәзер дә без гаилә белән җәйге каникулларда анда барабыз. Авылдан ерак түгел сай елга бар. Без әни белән таудан шул елгага төшәбез. Аның суында яланаяк йөрергә яратабыз. Көндезләрен урамда уйныйбыз; яшел йомшак үләндә ятып, кошларның сайравын тыңларга урманга барабыз, чәчәкләр җыябыз. Кич җиткәч, сарык, сыер көтүен каршы алабыз. Алар әкрен генә “ме-е-е”, “м-у-у-у-у” дип кайталар. Сарыкларны мин ипи кисәкләре белән сыйларга яратам. Алар кулдагы ипине күрсәләр, тиз-тиз миңа таба атлыйлар. Иртән иртүк без, калын киенеп, балыкка барабыз. Утырабыз да көтәбез... Мин кармакны суга салырга генә өлгерәм, ә балык шунда ук чиертә! Өч-дүрт минут эчендә балык тагын килә. Ә балык озак чиертми торса, мин үзем белән алган берничә телем ипине һәм кыярны тәмле итеп ашыйм. Кая гына барсам да, авылымны һич онытмыйм!

Гарипова Аделия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: