Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Мин үземне шагыйрь җанлы димен!

Актаныш районы Пучы авылыннан Газизов Инсаф үзе язган шигырьне җибәргән.

Мин үземне шагыйрь җанлы димен,

Йөрәк тулы ярсу хисләрем.

Эчемдәге булган бар уйларны

Дәфтәр битләренә тезәмен.

Кемнән үрнәк алып язасың дип,

Сорасагыз әгәр сез миннән.

Бар иҗаты күңелемә якын

Үрнәк алам Муса Җәлилдән.

Җәлил кебек авыр тормышка да

Түзәрмен, һич башны имәмен.

Аның кебек батыр булырмын мин

Курку дигән уйны белмәмен.

Шигырьләрен укыйм кабат-кабат

Һәм уйларга чумам тирәннән.

Тоткында да иҗат итү өчен

Дәрман алды икән кемнәрдән?

Бай иҗатын безгә калдырырга

Җаны-тәне белән тырышкан.

Әсәрләрен корал итеп алып,

Дошманнарга каршы сугышкан.

Мин кулыма кабат каләм алам

Муса абый кебек язарга.

Аның әсәрләре төсле минеке дә

Үтеп керсен иде җаннарга.


 

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең 4нче класс укучысы Газизов Инсаф. 

“Юлларда имин йөрик!”

Хыялым чынга ашты!

Кирәк һәммәбезгә дә!

Мәхәббәт чишмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев