Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Юлларда имин йөрик!”

Ата-аналар белән КВН үткәрү өчен сценарий.

Максат: юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, юл билгеләре һәм кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү сыйфатын тәрбияләү.

Барышы:

Алып баручы:

Исәнмесез, кадерле дуслар!

(Кинәт бүлмәгә Убырлы Карчык «очып» керә.)

Убырлы карчык. Әһә, менә кайда барысы да җыелган! (Үз-үзенә сөйләнеп) Мин хәзер күпме кешене алдыячакмын! Алдашсаң, рәхәт булып китә! Убырлы карчык бит мин!

(Алып баручы янына килеп)

Исәнмесез, мин мескен Убырлы карчык! Зинһар өчен, ярдәм итәгезче! Мин юл йөрү кагыйдәләрен һәм билгеләрен өйрәнәсем килә! (Кырыйга борылып) Хи-хи, ышандылар, шул кагыйдәләр, юл билгеләре миңа бер дә кирәк түгел , мин бит очып кына йөрим!

Алып баручы. Исәнме, Убырлы карчык! Без бик шат, чөнки юлларда сак йөрер өчен балаларга да, олыларга да юл кагыйдәләрен белергә кирәк! Әйдәгез, безнең белән уйнап алыгыз.

Убырлы карчык. Әәә, мин уйнарга бик яратам!

Алып баручы. Без сезнең белән «Юл кагыйдәләре» темасына багышланган КВН га җыелдык.

Бөтен биремнәр юл кагыйдәләрен, юл билгеләрен белүгә юнәлдерелгән булачак.

1 бирем: Ике командага бүленеп, капитаны һәм команда исемен сайларга.

Командалар ике конверт алалар. Конвертта- табышмаклар.

Табышмак җавабы команданың исеме булачак.

Аяклары түгәрәк, 

Куышалар, тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая табан.. (Велосипед)

Кешене алып барырга

Кирәкми миңа солы,

Ә кирәк миңа бензин,

Тоякларга җилем бир,

Йөгерер …. (Автомобиль)

 

Командалар бер- берсен сәламлиләр.

(Убырлы карчык уен барышында җавапларны бутый, ялгыша.)

Алып баручы:

Разминка.

Блиц- сораулар:

- әкияттә транспорт булып оча торган өй җиһазы (келәм)

-тиз йөрүче аяк киеме (сапоги –скороходы)

-бал җыяр өчен ярдәм иткән транспорт (Винни-Пух -һава шары)

-әкияттә бер урыннан икенче урынга күчерүче Кыш бабайның ярдәмчесе (болан)

(Убырлы карчык: «Мин ул!»,- дип кычкыра)

-әкияттә юл күрсәтүче предмет (йомгак)

-бер урыннан икенче урынга күчерүче кием (башлык)

 

1 бирем: «Юл транспортын ата»

Алып баручы. Бу биремдә төрле махсус транспорт төрләрен атарга кирәк була. Сораулар берьюлы биреләчәк. Кем беренче җавап бирә, шуңа балл куелачак.(Экранда картинкалар күрсәтелә: экскаватор, янгын сүндерү машинасы, «Ашыгыч ярдәм» машинасы, газ хезмәте машинасы, каток, эттергечле трактор, «Амфибия» самолеты, чүп түгүче машина һ.б. )

2 бирем.»Сорау- җавап»

Алып баручы . Һәр командага чиратлап сораулар бирелә.

Сораулар:

1. Ватылган велосипедны велосипед, мопед белән күчерергә рөхсәт ителәме? (Юк)

2. Нинди йөз хәреф хәрәкәтне туктата ала? («Сто»п)

3. Нигә якында хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юлны чыгарга ярамый?

4. Ничек һәм кайдан юлны чыгарга ярый?

5. Бала белән юлны аркылы чыкканда, баланы ничек тотарга тиешбез? (беләзегеннән)

6. Велосипед белән урамнан һәм юллардан ничә яшьтән йөрергә ярый?

7.Җәмәгать транспорты төрләрен атагыз?

8. Нигә юл янында туп белән уйнарга куркыныч?

9.Автомобильгә кайчан туктарга авыр: коры һава торышындамы әллә яңгырдамы?

 

3 бирем: «Юл билгеләре әлифбасы»

(убырлы карчык җавапларга кушылып, бутый )

Алып баручы:

Бер билгене әйтегез,

Барыгыз да беләсез,

Өчпочмакта балалар

Каядыр йөгерәләр. («Сак булыгыз, балалар»)

 

Һәр билге буенча команда җавап бирә: бу билге кая куела, нәрсәне аңлата.

 

Бакчадан без кайтабыз,

Бер билгене күрәбез:

Түгәрәктә бер сәпид,

Җавапны син әйтеп бир! («Велосипед юлы»)

 

Машиналар чабалар,

Каршыда билге тора:

Анда койма ясалган,

Шоссе нигә ябылган? («Шлагбаумлы тимер юл»)

 

Түгәрәк кызыл кырыйлы,

Җәен һәм кышын тора,

Уртада бушлык ясалган,

Билге ничек аталган? («Хәрәкәт тоела»)

 

Кеше карага киенгән,

Кызыл белән сызылган,

Юл тора монда кебек,

Нишләптер, хәзер ябык?! («Җәяүлеләр хәрәкәте тоела»)

 

Зәңгәр түгәрәктә бер җәяүле

Ашыкмый гына бара,

Ә беләбез, монда аңа

Җәяүле урыны тора. («Җәяүлеләр сукмагы»)

 

4 бирем: музыкаль бирем: «Транспорт төре кергән җыр»

(командалар һәр җырны чиратлап җырлыйлар, биремне үтәү бик күңелле бара)

 

5 бирем «Кем тизрәк юлны үтә»: (спорт ярышы) һәр команда «киртәләрне» җиңеп, юлны үтәргә һәм «светофорны» төзергә тиеш.

 

6 бирем. «Пантомима»: һәр команда хәрәкәтләр белән транспорт төрен күрсәтергә тиеш.(биремнәр: самолет, пароход, автомобиль, велосипед, поезд, вертолет)

Убырлы карчык. Аяй, нык арыдым.

Алып баручы. Убырлы карчык, юл кагыйдәләрен бер дә белмисең бит!

Убырлы карчык. Каян белим соң мин аларны. Менә сезнең белән бүген күп нәрсәләргә өйрәндем.

Алып баручы. Убырлы карчык, син безгә тагын кунакка кил, юл йөрү кагыйдәләренә дә, юл билгеләренә дә өйрәтербез. Без бит аларны ел буена өйрәнеп торабыз.

Убырлы карчык. Сезне алдап булмый икән, күп беләсез икән. Рәхмәт, өйрәнергә киләчәкмен, сау булыгыз! (китә)

Алып баручы: Йомгаклау. Сез бүген бик тырышып эшләдегез, үзегезнең белемнәрегезне күрсәттегез, барлык биремнәрне дә дөрес үтәдегез

Безнең кичәбез ахырына якынлашты. Сүзне жюригә бирәбез.(Командаларны тәбрикләү. Рәхмәт сүзләрен әйтү.)

Алып баручы: Юлда һәрвакыт сак булыгыз! Көннәр тыныч, якты һәм имин булсын! Сау булыгыз!

Юлда йөрсән, бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен син бел!

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел!

Актаныш районы Пучы балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Лилия Кадыйр кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев