Көмеш кыңгырау

Кирәк һәммәбезгә дә!

Кагыйдәләрне өйрәнү кирәк һәммәбезгә дә.

Актаныш районында.
Иң матурларның берсе
Пучы дигән авылда.
Апаларыбыз өйрәтә
Юлда дөрес атларга.
Сулга, уңга карап кына
Юлны аркылы чыгарга.
"Җәяүлеләр сукмагын"
Кечкенәдән беләбез.
"Велосипед юлы"н да
Шөгыльдә өйрәнәбез.
"Безгә юл ябык" билгесен
Белә инде барыбыз,
Шуңа күрә ул урында
Йөрмәскә тырышабыз.
Кагыйдәләрне өйрәнү
Кирәк һәммәбезгә дә.
Олыбызга, кечебезгә
Һәм дә рульдәгеләргә!

Лилия Галина, Актаныш районы Пучы «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: