Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хыялым чынга ашты!

Яңа елда теләкләр чынга аша икән ул! Гөлинә шулай ди безгә.

Чыннан да, яңа елда барлык хыяллар да чынга аша. «Яңа ел» – ул сихри тылсымлы бәйрәм. Мин Кыш Бабайга чыннан да бик ышанам, ул балаларга шатлык китерә. Минем исемем Гөлинә, Актаныш районы Пучы авылында яшим һәм 5нче класста укыйм. Дәресләрдән соң Балалар иҗат үзәгенә «Сәнгатьле сүз» түгәрәгенә йөрим. Без анда төрле хикәяләр, матур шигырьләр язарга өйрәнәбез.

Яңа ел бәйрәме алдыннан «Актаныш таңнары» газетасы редакциясе «Кыш Бабайга хат» бәйгесе игълан иткән иде. Без, түгәрәккә йөрүче укучылар, әлеге бәйгедә катнаштык һәм мин 1нче урын алдым! Шушы хәбәрдән соң минем шатлыгым эчемә сыймады. Миңа Кыш Бабай, хатта сораганча,  чаңгы алып килде. Чаңгы нәкъ менә мин теләгәнчә булган: үзе тиз шуа, үзе матур,  кара, кызыл һәм ак төсләрдә. Шул көнне мин яңа чаңгы белән мәктәптән шуып кайттым. Өйгә кайткач та шуарга чыктым әле. Көн саен шулай итеп шусам, һичшиксез, төрле ярышларда призлы урыннар алырмын.

Мин бит әле Кыш Бабайдан 11 шоколад сораган идем. Шоколадлар минем классташларыма яңа ел күчтәнәче булды. Без тәнәфестә бергәләшеп көлешә -көлешә чәй эчтек. Алар барысы да миңа рәхмәт әйттеләр.

Мин Кыш Бабайга, «Актаныш таңнары» газетасы редакциясе хезмәткәрләренә бик зур рәхмәтләремне әйтәм. Аларга исәнлек-саулык, телим, гел менә шулай балаларны сөендерсеннәр иде.

Гөлинә Шәйхелова, Актаныш районы, Пучы Балалар иҗат үзәгенең

«Сәнгатьле сүз» түгәрәге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев