Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәхәббәт чишмәсе

Мәхәббәт чишмәсе нинди була соң ул? — Аны сүз белән әйтеп тә, аңлатып та булмый.

Иртән тордым да көн хозурлыгына таң калдым: көн кояшлы; матур чәчәкләрдән исертердәй булып хуш исләр килә; гомумән, күңелле көн булырга тора. Шундый да матур көнне ялгызым гына каңгырып үткәрүне гөнаһ санап, таныш кызга шалтыраттым.

Исеме Венера. Җисеме да исеменә туры килеп тора: аның кебек чибәр дөньяда юктыр. Тавышы көмеш кыңгырау чыңыдай чиста, саф. Тик ни өчендер шул гүзәл күңелемә ятып бетми генә бит. Кем белсен, бәлки, минем белән сөйләшкәндә күзләре төрле якка йөгергәнгәдер, яисә маникюрлы тырнаклары ошамыйдыр?

Бу юлы да кунакханә янында очрашырга булдык. Мин урамга бераз иртәрәк чыгып, кунакханә янында арлы-бирле йөренеп көтә башладым. Озакламый биек үкчәле туфлиләре белән вак-вак басып килеп чыгарга тиеш.

Шулай муенымны бимазалап торганда, күзем судан кайтып баручы көянтәле кызга төште. Ирексездән аны күзәтә башладым. Күзәтә торгач ул миңа таныш кебек тоела башлады. Бәлки, минем ул кызны элек тә күргәнем булгандыр? 

Менә ул мөлдерәмә сулы чиләкләрен чәчәкле көянтәсенә асып, матур атлап, зифа буен уйнатып килә. Әйтерсең сихри фәрештә! Туфлие дә аякларына килешеп тора. Маңгае да, авыз-борыны да килешле. Чәчләре, җилкәсенә салынып төшеп, дулкынланып тора.

Кое кунакханәнең өске ягында, янәшәдә үк урнашкан. Кызның йорты да якын гына.

Өченче тапкыр суга чыккач, кызыксынуым тагын да артты. Чакырган кызымны көтүдән дә бигрәк, көянтәле кызны күзәтәм. Ул, минем янга килеп җиткәч, кинәт кенә сөрлеккәндәй итте. Аннан соң, чиләкләрен саклык белән генә җиргә куеп, уң аягын ике кулы белән тотты. Миңа танышыр өчен шул гына кирәк тә!

— Чибәр кыз, әллә ярдәм итимме?—дим чын егетләрчә.
— Рөхсәт, чибәр егет,—диде ул көлемсерәп. Мин көянтәне җиңел гәнә уң җилкәмә куеп, сул кулым белән ипләп кенә кызны култыклап алдым, ул миңа таянды. Кыз аксый-аксый миңа таянып бара. Күзләренә, иреннәренә, чәчләренә карыйм. Күзләре соры икән, иреннәре матур уелган, чәчләре кара.

— Исемем Инсаф,—дим сүз башлап.
— Алсу,—ди кыз да бераздан.
— Аягын каты авыртамы соң? Ул чәчен төзәтә төшеп:
— Хафаланмагыз, андыйларга гына түзгән...—дигән була.
— Мунча ягасыз ахрысы, мине дә дәшәрсез, бәлки?
— Юк, мунча якмыйм,—ди бу көлеп.
— Алайса су сибәсез?
— Белмәдегез!
— Өй юасызмы?
— Якын да килми.
— Алайса төпсез коега су ташыйсыз!
— Менә монысы бераз дөреслеккә якынрак,—ди бу, серле карап, һәм өстәп куя:—Мәхәббәт чишмәсенә су ташыйм.
— Мәхәббәт чишмәсе нинди була соң ул?
— Аны сүз белән әйтеп тә, аңлатып та булмый шул,—ди Алсу, миңа күз сирпеп.
— Алсу, иртәгә дә сезнең суга килүегезне көтеп торырга мөмкинме?—дидем мин. Ул ризалык биреп баш какты.

Шул мизгелдә, җир астыннан чыккан кебек, көткән кызым пәйдә булды. Көянтә белән чиләкләремне, чүт кенә җиргә төшереп җибәрмәдем. Суы чайпалып Венерамның аягына чәчрәде.

Көткән кызымның бер як ирене дерелди башлады.
— Агылыйга тагылый. Табыштыгызмыни?—диде ул теш арасыннан гына, безгә мыскыллы караш ташлап.

Мин керфекләремне леп-леп итеп аклану сүзләре эзләп маташканда, Венера күзләрен усал уйнатып алды да кырт борылып китеп барды.

Мин Алсу янында мәхәббәт "чишмәсе«нә салыначак суны күтәреп басып калдым.
Венерам башка килмәде. Алсу белән өйләнештек. Туйлар үткәч, Алсуга:
— Кара әле, хатын, теге вакытта аягыңны авырттырмаган булсаң, бәлки, таныша да алмаган булыр идек,—дим, елмаеп.

— Ә беләсеңме, атасы, ул вакытта мин аягымны юри генә авырттырган булып кыландым бит,—дип көлә ул да.

Нәкыйп Кашаповның «Төлке операциясе» китабыннан, Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев