Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

7 сентябрь - Россиядә оныклар көне

7нче сентябрьдә Россиядә һәр елны оныклар көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәмнең ничек килеп чыкканлыгы мәгълүм түгел. Мөгаен, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, гаиләдә мөнәсәбәтләрне җылыту өчен барлыкка килгәндер ул. Бу мәсьәлә һәр заманда да мөһим булып кала бирә.

Бу көнне оныклар әби-бабайларга аеруча кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтәләр.

Бәйрәм көнендә оныклар еш кына әби-бабаларына бүләкләр бирәләр. Бу – гөлләр яки чәчәкләр, кулдан эшләнгән бүләкләр, тәмле ризыклар, хатлар, шигырьләр яки матур котлау булырга мөмкин. 

Бу бәйрәм шуны искәртә, әби-бабайларга бәйрәм көнне генә түгел, һәрдаим игътибар һәм ярдәм итү – күркәм гадәт.


Әти-әнидән кала минем иң якын кешеләрем – әби һәм бабай.

Әбиләр һәм бабайлар көне

Роберт Миңнуллин: «Оныкларым котлаган!»

Наил бабай оныклары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев