Реклама
Роберт Миңнуллинны туган көне белән котлап оныклары стена газетасы кадәр открытка ясаган. Раил Гатауллин шигъри теләкләрен җиткергән.
Роберт абый!
Чын күңелдән котлыйм!
Сез туганга бик шат күңелем!
Аеруча бала-чагалар шат,
Онытмыйлар алар үз телен.
Сезнең шигырьләрне укый-укый,
Яттан сөйләп үсә балалар.
Бездән бигрәк бүген Сезгә алар
Сәламәтлек теләп калалар.
Саекмасын иҗат чишмәгез дә,
Озын гомер Роберт абыйга!
Әле бик күп бәхет китерерлек
Шигырь тусын һәрбер сабыйга!
Раил Гатауллин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз