Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әби һәм бабай

Әти-әнидән кала минем иң якын кешеләрем – әби һәм бабай.

Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында минем әбием Мәдинә һәм бабаем Гайнулла яшиләр. Әбиемә 70 яшь, ә бабаема −74. Әби белән бабай 45 ел бергә тормыш итәләр. Аларның дүрт балалары бар. Беренчесе - Нәзирә апам, икенчесе - минем әнием, уллары Рафис абый һәм иң төпчек кызлары Энҗе апа.

Мин әбиләргә кунакка барырга бик яратам, чөнки анда минем энекәшләрем, сеңелләрем кайта. Бала чагында әбиләргә җәй буена торырга бара идем, тик хәзер өч-дүрт көнгә генә җибәрәләр. Кечкенә сеңлемне карарга кирәк.

Әби-бабайның өе чишмә янында урнашкан. Бу урын – авылның иң күркәм җире. Авылның иң матур бәйрәмнәре шунда үтә.

Әби белән бабай бик юмартлар. Оныкларын сагынып көтеп алалар, безгә күчтәнәчләр әзерләп куялар, яратып каршы алалар. Бергә тәмле ризыклар пешерәбез, бергә өй җыештырабыз. Бабаема да тыштагы эшләрдә булышабыз. Кайтырга җыенсам: 

— Кызым, китәсеңмени инде? Тагын кайчан килерсең икән? - дип, ямансулап озатып калалар. Әти-әнидән кала алар минем иң якын кешеләрем. Минем өчен алар иң әйбәт әби һәм бабай. 

Рамилә Гарипова — Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев