Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Наил бабай оныклары

Бүген мәктәбебездә чаңгы ярышы узды. Ой гөрләттек урамнарны...

Барыбыз да тезелеп бастык һәм «марш» яңгырады. Без сыйныфташым белән гел бергә, шуңа ул янәшәмә басты. Алда өч түгәрәк әйләнәсе. Ярар, кузгалдык без. Барабыз... һәм беренче әйләнәдә үк кинәт дустым минем өстемә ауды. «Тор, таягың сынмасын» – дип эндәштем аңа. Ул торды һәм чапты, ә мин калдым, таяк аныкы түгел, минеке сынган икән. Сынган булса да чабып киттем. Аннан икенче әйләнәгә киттек, анда да миңа җиңү килергә теләмәде. Әйләнеп басканда чаңгы төште дә калды. Шунда үземә ышаныч бетте һәм яңадан чапмаска булган идем. Тик абыем янымда иде, киергә булышты.  Ләкин озак бара алмадым, тагын төште. Чаңгы дигәннәрдән, шул бер чаңгы гына калды да инде. Бер аяк шуыша, икенчесе бата. Шулай шактый баргач, абыем янәдән ярдәмгә килде, үзенең таякларын бирде. Чаңгыны барып алырга вакыт юк иде. Шуңа булганын салдым да бата-бата чабып киттем. Биш йөз метр чаба торгач, финишны уздым һәм 3нче урынга лаек булдым. Чаңгы шуу безнең нәселдә – кандадыр ул, шуңа анда җиңү безгә мөһим. Минем Наил бабай – авылыбызның иң әйбәт шуучысы булган. Шуңа дипломнар тапшырганда да «Наил оныклары» дип котладылар. Кыскасы, куйган максатларга ничек тә ирешергә мөмкин!

Бу фотода Наил бабай оныклары.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә,  Чаллы башы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев