Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әбиләр һәм бабайлар көне

28нче октябрь – әбиләр һәм бабайлар көне. Гадәттә, бәйрәм уңаеннан, әби-бабайларга бүлмә гөлләре бүләк итәләр.

Бу бәйрәмне 2009 елда уйлап тапканнар. Аны үткәрүнең идеясен Голландиянең Чәчәкләр бюросы тәкъдим иткән. Дөресрәге, алар бу көнне оныклар әби-бабаларына чүлмәкле гөлләр бүләк итсен дигән тәкъдим белән чыкканнар. Чүлмәктәге гөл бу очракта буыннар бәйләнешенең символы булып тора: гөлнең тамырлары – әби-бабалар, ә чәчәкләре – оныклар.

Хәзер бу бәйрәмне дөньяның 30 илендә билгеләп үтәләр. Гадәттә, бәйрәм уңаеннан, әби-бабайларга бүлмә гөлләре бүләк итәләр. Гөлләр дә төрле мәгънә аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, гибискус – озын гомер, яран – тотрыклылык символы булып тора.

Файдалы гөлләр турында тулырак.

Шулай ук бу көнне чәй табыны артында җыелып, сөйләшеп утыру, элеккеге фотоларны карап, үткәннәрне искә төшерү гадәте дә бар.

Кызыклы фактлар

Гиннесның рекордлар китабы буенча, дөньядагы иң яшь әбигә 23 яшь була. Ул – Румыниядән Рифка Станеску.

Ә планетаның иң өлкән әбие – 122 яшькә кадәр яшәгән француженка Жанна Луиза Кальман.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев