Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Файдалы гөлләр

Бүлмә гөлләренең кайберләре психик эшчәнлекне активлаштырып җибәрә, ә кайберләре, киресенчә, безгә тынычландыру чарасы буларак тәэсир итә.

Кышын гөлләрне тәрбияләү серләре турында тулырак.

Галимнәр, бүлмә гөлләренең файдалы булуын - зыянлы микробларны юк итәргә сәләтле биоген матдәләр бүлеп чыгаруын күптән ачыклады. Әлеге матдәләрне фитонцидлар дип атыйлар. Яз көннәрендә алар аеруча актив, димәк бүлмәнең төрле вирус, гөмбәчек, бактерияләрдән арыну вакыты. 20 квадрат метрлы бүлмәдә 4-5 гөл бар икән, гаиләгезнең сәламәтлеге өчен борчылырга сәбәп юк. Гөлләр кислород бүлеп чыгара. Аларны икенче төрле табигый фильтрлар дип тә йөртәләр. Бүлмә гөлләренең кайберләре психик эшчәнлекне активлаштырып җибәрә, ә кайберләре, киресенчә, безгә тынычландыру чарасы буларак тәэсир итә.

Алоэ

Алоэның итләч яфракларында дәвалау үзлегенә ия матдә - алоин бар. Ул җәрәхәтләрне тиз төзәтә. Моның өчен ярага алоэның согын сөртү дә җитә. Гөлнең бал кушылган төнәтмәсе организмда матдәләр алмашуын, баш мие эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта.

Аспарагус

Аның яфраклары юк диярлек. Безгә яфрак кебек тоелган өлеше - чынлыкта гөлнең ботаклары ул. Чәчәкләре башта ак, аннан кызыл төскә керә, соңын­нан кара җимешләре барлыкка килә. Аспарагус һаваны авыр металлардан чистарту үзлегенә ия. Кухняга, балалар бүлмәсенә куярга кирәк. Яктылык ярата торган гөл.

Драцена

Кайбер илләрдә аның яфрагыннан щетка да ясыйлар, һаваны 70 процент бензолдан чистарта. Өегездә песи булса, аның драцена белән тукланырга яратуын да исегездән чыгармагыз. Бу гөл үтәли җил йөргән урыннарда сула, җылылык һәм яктылык ярата. Яфраклары саргая башласа, фильтр аша үткәргән су сибәргә кирәк. Драцена - фторга аеруча сизгер гөл.

Яран

Меңнән артык төре бар. Ачык төстәге чәчәкләре кәефне күтәрә. Яранның эфир майлары дәвалау сәләтенә ия. Бөер өсте бизе кабык матдәсен активлаштыра, һаваны дезинфекцияли, баш авыртуыннан ярдәм итә. Чебен, черки, көя күбәләге яран исеннән кача.

Монстера

Төрлечә кискәләнгән сымак яфраклары бүлмәне бизи. Яңгыр явасын бер тәүлек алдан әйтә «белә»: яфрак очларына тамчылар җыела, һавада кислород ионнары барлыкка килүгә ярдәм итә. Яфраклары тузан җыя, димәк, без сулыйсы һаваны чистарта. Монстера баш мие эшчәнлеген яхшырта, шуңа күрә аны эш өстәле янәшәсенә кую файдалы, диләр. Согы - агулы, сак булырга кирәк.

Үрмә гөл (традесканция)

Яфраклары һаваны дымландыра, электромагнит нурланышларны юк итә, сулыш алуны яхшырта, күзләрнең арганлыгын бетерә. Аквариум балыклары аныңяфракларын яратып ашый. Үрмә гөлне гадәттә йокы бүлмәсенә куялар. Йокы алдыннан берничә минут карап торсаң, нерв системасына уңай тәэсир ясый.

Диффенбахия

Һавадагы стафилококкларны юк итәргә сәләтле, шуңа күрә әлеге гөлне медицина учреждениеләрендә ешрак очратырга мөмкин. Яфракларының зур булуы бүлмәләрдә су һәм газ алмашыну процессын яхшырта. Диффенбахия согы - агулы, шуңа күрә аңа сак кына кагылу хәерлерәк.

Лимон

Хуш исе белән башка гөлләрдән аерылып тора. Тынычландыра, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Лимон гөле дым күп булганда барлыкка; килгән гөмбәчекләрне юк итү үзлегенә ия. Аны еш кына компьютер янына да куялар.

Хлорофитум

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хлорофитум һавадагы формальдегид һәм углерод селтесен йотарга сәләтле. Гадәттә аны өйнең «иң пычрак һавалы» урынына - кухняга куялар. Яктылык һәм су ярата.

Фотолар https://rastenievod.com/ сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев