Кабак
Әбиемнең бакчасында үскән шундый зур кабак...
Әбиемнең бакчасында
Үскән шундый зур кабак.
Ничек алып керергә дип,
Тордык шаккатып карап.
Җыйнаулашып тәгәрәттек
Ишегалдына җайлап.
Кичен бәлеш пешердек,
Ашадык аны майлап.
Тәмле генә түгел әле
Файдалы да ул кабак.
Мактый-мактый ашадык
Туйды бүгенгә тамак.
Сары кабак - көзге байлык
Быел бигрәк тә уңган:
Ай үсәсен көн үскәндәй,
Кочакка сыймас булган.
Ильясова Айсылу, Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең 8 нче "А" сыйныфы укучысы.
Җитәкчесе: Хафизова Ләйсән Мирзаяновна.
Акчәчәк (әкият), авторы – Айсылу Ильясова. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/ukuchylar-iaty/akchchk-kiyat
Умырзая нигә ак? Авторы – Айсылу Ильясова. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/kiyat-yazabyz/umyrzaya-nig-ak
Шомыртым чәчәк атты. Чаллы шәһәренең 14нче гимназия укучылары яза. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/ukuchylar-iaty/shomyrtym-chchk-atty
Кабакта нинди витаминнар бар? Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/slamtlek/kabak-bik-faydaly-yashelch
Кабак ашы. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/kabak-ashy
Кабаклы чизкейк. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/kabakly-cizkeik
Хуш, җәем! Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/ukuchylar-iaty/xus-aem
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев